Көмеш кыңгырау

«Ал­ма­кай»­ның нә­ни ак­тер­ла­ры

27 март - Халыкара театр көне, бөтен дөнья буенча билгеләнгән бәйрәм. 1961 елда билгеләнә башлый.

Бы­ел – те­атр елы

Шул уңай­дан без бак­ча­быз­да «Те­атр як­ты­лык­ка, нур­га ил­тә, ки­ре юл­га җи­бәр­ми, уң­га ил­тә» ди­гән күп­кыр­лы эш­чән­лек баш­ла­дык. Аңа тәр­би­я­че­ләр, ба­ла­лар гы­на тү­гел, ата-ана­лар да те­ләп ку­шыл­ды­лар. Те­атр ар­кы­лы ба­ла­лар­да зә­вык, бер­дәм­лек, та­ту­лык, ак­тив­лык, яр­дәм­чел­лек тәр­би­я­лә­нә.

Без­нең бак­ча әле бик яшь. Те­атр уй­нау өчен ки­рәк­ле җи­һаз­лар да күп тү­гел. Шу­ңа кү­рә ки­рәк­ле ат­ри­бут­лар­ны әти-әни­лә­ре­без алып кил­де­ләр. Әзер кур­чак­лар бе­лән га­и­лә­дә бер­гә­ләп те­атр да уй­нап ал­ган­нар әле. Бүл­мә­без төр­ле әки­ят пер­со­наж­ла­ры­ның мас­ка­ла­ры, бар­мак, кул кур­чак­ла­ры, әки­ят ге­рой­ла­ры бе­лән ту­лы­лан­ды. Өс­тәл әки­ят­лә­рен ба­ла­лар бик кы­зык­сы­нып уй­ный­лар. Сөй­ләм үс­те­рү­нең дә бик үтем­ле ча­ра­сы бу.

Син те­атр бе­лән та­ныш­мы?

Без те­атр­да эш­ләү­че­ләр­нең һө­нәр­лә­ре бе­лән дә та­ны­ша­быз. Әл­бәт­тә, уен аша. Мә­сә­лән, те­атр би­на­сы бар, лә­кин ан­да эш­ләү­че­ләр юк икән. Ба­ла­лар те­атр­да нин­ди һө­нәр ия­лә­ре бу­лыр­га ти­еш – ба­ры­сын да са­нап чы­га­лар. Әй­тик, «ре­жис­сер» кем ул, кос­тю­мер­лар, гри­мер­лар, рәс­сам-де­ко­ра­тор­лар, ут ку­ю­чы­лар, та­выш ре­жис­сер­ла­ры нәр­сә бе­лән шө­гыль­лә­нә­ләр – уен ба­ры­шын­да ба­ры­сы да ачык­ла­на. Кос­тюм­ны зә­вык бе­лән сай­лау, грим­ны дө­рес са­лу һәм баш­ка ос­та­лык­лар­га ба­ла­лар те­ләп өй­рә­нә­ләр.

Әки­ят­не үзе­без яза­быз

«Ә­ки­ят­не үзе­без яза­быз һәм сәх­нә­ләш­те­рә­без» дип атал­ган эш­чән­лек тә оеш­тыр­дык. Аб­дул­ла Алиш­ның «Ку­ян кы­зы» әки­я­тен укып, фи­кер алыш­тык. «Ә ку­ян кы­зы­ның аяк­ла­рын туң­дыр­мый­ча да ка­лыр­га бу­ла иде­ме?» – ди­гән со­рау­га ба­ла­лар күп төр­ле җа­вап­лар бир­де­ләр. Әки­ят­не ку­яр өчен ре­жис­сер сай­лап, ак­тер­лар бил­ге­лән­де. Ку­ян кы­зы­ның яңа дус­ла­ры бар­лык­ка кил­де. Бик кү­ңел­ле те­атр бул­ды бу. Те­ге яки бу ге­рой­ның ки­че­реш­лә­рен баш­ка­лар­га җит­ке­рү өчен, ин­то­на­ция, ми­ми­ка­ны да дө­рес сай­лар­га ки­рәк. Әки­ят ге­рой­ла­ры­ның ха­рак­тер­лы үзен­чә­лек­лә­рен дә бе­лү ки­рәк бит әле. Бү­ре­нең усал­лы­гын, төл­ке­нең хәй­лә­кәр­ле­ген, ку­ян­ның җи­тез­ле­ген...

Ау­лак өй

Ту­гы­зын­чы төр­кем ба­ла­ла­ры һәм әти-әни­ләр бе­лән Ләй­сән Аль­фи­сов­на «Ау­лак өй» фольк­лор бәй­рә­ме үт­кәр­де. Бу да те­ат­раль­ләш­те­рел­гән кү­ңел ачу ча­ра­сы бул­ды. Бәй­рәм­дә кыз­лар чи­гү чи­геп, җеп эр­ләп, бәй­ләп, үз­лә­ре­нең һө­нәр­лә­рен күр­сәт­те­ләр.

Те­атр ку­ю­ны урам­да, саф һа­ва­да оеш­ты­ру­чы­лар да шу­шы төр­кем ба­ла­ла­ры бул­ды. Кар­дан ясал­ган өй­дә алар «Йом­ры ик­мәк» әки­я­тен сәх­нә­ләш­тер­де­ләр.

Ак­тер да, та­ма­ша­чы да

4, 5, 7, 10нчы төр­кем­нәр­дә дә тәр­би­я­че­ләр – Оль­га Аза­тов­на, Ла­ри­са Ива­нов­на, Аде­ля Фа­ри­тов­на, Зөл­фия Га­я­зов­на, Сне­жа­на Габ­дул­лов­на­лар кы­зык­лы эш­чән­лек­ләр оеш­тыр­ды­лар. Ба­ла­лар үз­лә­ре ак­тер, үз­лә­ре та­ма­ша­чы ро­лен­дә бул­ды­лар.

Төр­ке­ме­без­дә «Бә­би ту­е» да үт­кәр­дек. Әби­ләр­не, әни­ләр­не ку­нак­ка ча­кыр­дык. Бәй­рәм­дә ба­ла­лар бә­би­не кот­лап, те­ләк­ләр те­лә­де­ләр, юа­ту өчен ши­гырь­ләр сөй­лә­де­ләр. Ә би­шек җыр­ла­рын җыр­лау­га әни­ләр, әби­ләр дә ку­шыл­ды. Бә­би ту­е­на кил­гән Зө­ләй­ха әби «Тук­мак әй­лән­де­рү» уе­нын оеш­тыр­ды. «Чел­тәр эл­дем чи­тән­гә» уе­нын уй­на­ган­да, Аде­ли­я­нең әни­се ма­тур итеп ба­ян­да уй­на­ды. Кыз­лар – бә­би итәк­ле алъ­яп­кыч­лар, ма­лай­лар тү­бә­тәй­ләр ки­еп кил­гән­нәр иде.

Бак­ча­быз ачыл­ган­га 3 ке­нә ел бул­са да, ме­нә 3нче тап­кыр рәт­тән «Сә­йяр» те­ат­ры оеш­тыр­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм кон­курс­та кат­на­шып, җи­ңү яу­лый­быз. 2016 ел­да – «И­ке кыз», 2017 ел­да «А­пуш әки­ят­лә­ре», 2018 ел­да «Эн­җе­ле тау» әки­я­тен сәх­нә­ләш­те­реп, та­ма­ша­чы­лар­ның мә­хәб­бә­тен яу­ла­дык. Асия Тәл­га­тов­на ре­жис­сер бу­лып, ба­ла­лар­ны өй­рәт­сә, Алия Рөс­тә­мов­на му­зы­каль би­зә­леш өчен җа­вап­лы бул­ды. Ар­тист­лар өчен ки­ем­нәр­не Тән­зи­лә Ил­ги­зә­ров­на тек­сә, бал­та ос­та­сы Са­лих абы­е­быз де­ко­ра­ция өчен бө­тен ки­рәк-ярак­лар­ны яса­ды. Әл­бәт­тә, бо­лар­ның ба­ры­сын да бак­ча­быз мө­ди­ре Зөл­фия Рә­хим­җа­нов­на оеш­тыр­ды.

Сих­ри дөнья

Те­атр елы дә­вам итә. Бу ел без­не сих­ри дөнь­я­га алып ке­рү­че, ма­тур­лык­ны кү­рер­гә өй­рә­тү­че ел бу­лып ис­тә кал­сын. Әти-әни­лә­ре­без ба­ла­лар­ны чын те­атр би­на­сы­на алып ба­ру, ан­да­гы гү­зәл­лек­не күр­сә­тү өчен дә ва­кыт тап­сын­нар иде. Ан­да­гы мо­хит ба­ла­ның зә­вы­гын үс­те­рү­дә зур роль уй­ный. Бу дө­рес­тән дә шу­лай.


Гөл­фә­ния Ни­ки­ти­на, Асия Ху­җи­на, Чал­лы шә­һә­ре, 118нче «Ал­ма­кай» ба­ла­лар бак­ча­сы.

 

Теги: театр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: