Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ахыр­да син җи­ңү кө­тә

21нче ок­тябрь – Ла­би­ринт кө­не

«Ла­би­ринт» сү­зе­нең без­гә Бо­рын­гы Гре­ци­я­дән кил­гән­ле­ген бе­лә­сең ин­де син, дус­тым, шу­лай бит?   Кат­лау­лы, бор­ма­лы юл­ла­ры күп бул­ган би­на­лар тө­зер­гә ярат­кан­нар Гре­ци­я­дә. Ми­сыр­да, Рим­да, баш­ка ил­ләр­дә дә тө­зе­гән­нәр бу­тал­чык юл­ла­ры бул­ган би­на­лар­ны. Ә XIII-XIX га­сыр­лар­да Анг­ли­я­дә бак­ча ла­би­ринт­ла­ры бик по­пу­ляр­ла­шып кит­кән.

Хә­зер дә бар ул ла­би­ринт­лар. Син «Ла­би­ринт» уе­нын үзең дә яра­тып уй­ный­сың­дыр әле! Инт­ри­га, сер­ле­лек, кө­тел­мә­гән­лек һәр­чак тар­тып то­ра бит ул! Җит­мә­сә, ахыр­да син җи­ңү кө­тә – юл­ны та­ба­сың.

 

Кы­зык­лы факт­лар

Иң га­ди квад­рат ла­би­ринт Гер­ма­ни­я­дә икән. Дө­рес юл­ны тап­саң, аны биш ми­нут­та урап чы­гар­га бу­ла, юк икән –  аның эчен­дә бер­ни­чә сә­гать бу­е­на ада­шып йө­ри­сең ин­де.

Иң про­фес­си­о­наль ла­би­ринт Глос­тер­шир­да (Анг­ли­я) ур­наш­кан. Ул фор­ма­сы бе­лән ке­ше үк­чә­сен хә­тер­лә­тә.

Иң зур ла­би­ринт – Га­ва­йя ут­рау­ла­рын­да. Ана­нас план­та­ци­я­лә­рен шу­лай ту­рист­лар яра­тып йө­ри тор­ган ла­би­ринт­ка әй­лән­дер­гән­нәр би­ре­дә. Ул хәт­та Гин­нес­лар­ның ре­корд­лар ки­та­бы­на кер­тел­гән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев