Көмеш кыңгырау

29нчы июнь - теш щеткасының туган көне

Теш щеткасын кытайлар уйлап тапкан. Тоткычын сөяк яки бамбуктан, кылларын исә беләсезме нәрсәдән эшләгәннәр? Теш щеткасына куелган һәйкәлне күрәсең килсә, монд бас.

Тешләрне чистарту өчен борынгы заманда бер башы мунчалаландырылган агач таякчыктан файдаланганнар. Ә теш щеткасын 1498 елда кытайлар уйлап тапкан. Тоткычын сөяк яки бамбуктан, кылларын исә дуңгыз тиресендәге кыллардан эшләгәннәр. Европалыларга дуңгыз кылы каты тоелган, аны ат кылы белән алыштырганнар. 1938 елда нейлон куллана башлаганнар, тагын бер елдан соң Швейцариядә электр щеткасы барлыкка килгән.

Россиядә теш щеткаларын 19 гасырның 20нче елларыннан беләләр. Аңа кадәр акбур белән чүпрәк, каен күмере кулланылган. Мөселман илләрендә мисвакка өстенлек биргәннәр.

Хәзерге вакытта теш пастасының 3000 моделенә патент алынган. 1983 елда Германиянең Крефельд шәһәрендә теш щеткасына хәтта һәйкәл дә куелган!

КФУның Инженерлык институты магистранты Егор Мандик үзенчәлекле теш щеткасы уйлап тапкан. Ул капаны (тешләргә кидертелә торган махсус җайланма) хәтерләтә һәм берничә секунд эчендә барлык тешләрне чистартырга сәләтле. 

Егор мондый щетка турында 16 яшьтән уйлана башлаган. Барлык тешләрне берьюлы чистарту фикере аның башына нәкъ шул чакта килгән дә инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: