Көмеш кыңгырау

27нче май – китапханәләр көне

Баланы ничә яшьтән китаплар белән таныштыра башларга? Аңа нинди әсәрләр тәкъдим итәргә? Җиңел аңлаешлы, гади җөмләләр белән язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән китапларны каян табарга? Бу сораулар күп кенә әти-әниләрне, тәрбиячеләрне борчый.

«Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,

Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул.»

 

***

«Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.»

 

***

«Бел: гыйлем – нур ул, сине нурландырыр,

Ә наданлык – ут, сине ул яндырыр.»

Габдерәхим Утыз Имәни

Безне адәм иткән уку,

Адәмне алга илткән уку,

Илтеп күккә җиткән уку,

Уку, уку, уку.

Сәгыйть Рәмиев

 

РФ Президенты Указы белән 1995 елдан 27нче май – Бөтенроссия китапханәләр көне буларак билгеләп үтелә.

Китаплар... Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырламаган! Дөнья хикмәтләренең мәгьнәсен яңа гына капшап карый башлаган бала да, мең дә беренче соравына җавап эзләп, китапка үрелә. Китапны сайлый.

Шәһәребезнең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы – 19 китапханәне берләштерә: 2се – балалар һәм өлкәннәр өчен үзәк китапханәләр, 6сы – балалар китапханәсе, 11е – өлкәннәр өчен махсус эшләүче китапханәләр челтәре.

Бүгенге китапханәләр – китап саклау урыны гына түгел. Бу – даими рәвештә үткәрелүче әдәби кичәләр, очрашулар, экскурсияләр, фестивальләр һәм һәрвакыт гамәлдә булган тематик күргәзмәләре белән чын мәгънәсендә мәдәни үзәк булып тора.


Үзәк китапханәдә өч ел дәвамында «Яшел дулкын» исеме белән төбәкара экологик фестиваль уза. Фестиваль кысаларында «Без китаптан» исеме астында бәйге оештырыла. Бу чарага катнашучыдан ташландык материаллардан үз куллары белән эшләнгән әйберләр сорала. Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, хәтта пенсия ялында булган кешеләр дә катнашып килә. Без Шүрәле, Су анасы, Шәвәли, Йомры икмәк, Камыр батыр, Күбәләк, Алтын балык һәм башка бик-күп төрле әдәби әсәр геройлары белән очрашабыз.

Балалар өчен иҗат итү – язучының иң зур бәхетедер ул. Шигырьләре, әкиятләре ана сөте белән бергә бала күңеленә сеңеп калган әдипләрнең әдәби язмалары да күпкә баерак, кызыклырак, әдәби гомерләре дә күпкә озынрак.

Баланы ничә яшьтән китаплар белән таныштыра башларга? Аңа нинди әсәрләр тәкъдим итәргә? Җиңел аңлаешлы, гади җөмләләр белән язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән китапларны каян табарга? Бу сораулар күп кенә әти-әниләрне, тәрбиячеләрне борчый. Китапханәгә килегез, китап киштәләрендә сезне матур-матур китаплар көтә.

КИТАПЛАР

«Мин әкият яратам» җыентыгы 2-3 яшьлек балаларның үсеш үзенчәлекләрен күздә тотып эшләнгән. Китапка кергән әкиятләр, нәниләрнең кабул итү мөмкинлекләреннән чыгып, гадиләштереп бирелгән. Сабый китаптагы зур, матур рәсемнәрне карап, кыска җөмләләр, аңлаешлы сүзләр белән язылган әкиятләрне тыңласын иде. Гади сюжетка корылган «Шалкан», «Теремкәй», «Йомры икмәк», «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие», «Чуар тавык» әкиятләре аша әйләнә-тирә дөнья белән танышырга мөмкинлек булачак.


 

 

Язучы Факил Сафинның «Керпенең шәһәргә сәяхәте» китабы балалар өчен әкиятләр, хикәяләрне үз эченә ала. Кырмыска малае Кырмыч белән Чикерткә малае Чикертмән арасында дуслык буламы? Ак тузганакка кәрзин тагып, күккә күтәрелү мөмкин эшме? Трольләр кешеләрдән урлап җыйган хәзинәләрен кире кайтара аламы? Язучының әлеге китабында бик күп сорауларга укучылар җавап табарлар.


 


 

Язучы Ләбиб Леронның «Әкиятче малай» китабы укучыларны шигырьләр дөньясына дәшә. «Былтыр оныгы Шылтыр» турында да укый аласыз, Кырлай юлының тап-такыр булуын да шигъри әкият аша белерсез. Шулай ук кичен, хәтта төнен онытып, таң аттыручы гармунчы Шүрәле хакында да укый аласыз.



Язучы Рәшит Бәшәрнең “Былбыл оясы” повестьлар һәм хикәяләр китабы, урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен. Гасырлар арасында адашып калмый сәяхәт итү мөмкин эшме? Әле бүген генә синең белән бергәләп чикләвек җыйган кыз иртәгә әниең яшендәге апага әйләнсә, ни диярсең? Кара урман эченә былбыл оясы эзләп кереп, анда Качкынга юлыксаң нишләргә? Бу сорауларга җавапны шушы китапны укыганда табарсыз. Теләктәшлек, ярдәмчеллек, хөрмәт кебек сыйфатларга сокларынсыз, сагыну, җиңелчәз сагыш кебек хисләргә өретелерсез.



 

Китаплар укырга яратучы дусларым! Яшәү серләрен син әле гомер буе өйрәнәчәксең. Тормышыңда үтеп булмас кебек тоелган карурманнар да очрар. Бәлки яныңда киңәш бирүчең дә булмас. Андый чакларда син моңайма, безнең белән кал, китап сине озата барсын.

 

ТАБЫШМАКЛАР

 

Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.

(Каләм)

 

Үзе укый белмәсә дә,

Гомер буе язына.

(Каләм)

 

Каз канаты боерык бирә.

(Каурый каләм)

 

Сабаным ак җир сөрә.

(Каләм, язу)

 

Ак ялан үттем,

Кара ефәк сүттем.

(Язу)

 

Акчасыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың.

(Мәктәп)

 

Кара кыр буйлап ак куян чаба.

(Кара такта, акбур)

 

Диңгезе бар, суы юк,

Шәһәре бар, халкы юк.

(География картасы)

 

Бабай бүреге йөз ямау.

(Глобус)

 

Анда бар да бар.

(Китап)

 

Өнсез, җансыз – иң якын дус.

(Китап)

 

Ак җир, кара тап,

Нәрсә булыр, уйлап тап.

(Китап


Кат-кат катлама,

Акылың булса, ташлама.

(Китап))

 

Китаплар... Китаплар – безнең тугрылыклы дусларыбыз – һәрчак яктыга илтәр, тормышыбызны ямьлерәк һәм мәгънәлерәк итәр.

Китапханә киштәсендә урын алган китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Китап чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз. Син аңа җанын теләгән сорау белән мөрәҗәгать итә аласын. Китаптан башка жәмгыятебездә белем, рухи байлык, сәнгать кебек төшенчәләр дә булмас иде.

 

Әзерләде Роза Хәмидуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: