Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Моңлы курай" бәйгесе

Инбер Шәфыйков истәлегенә багышланган VII нче ачык республикакүләм “Моңлы курай” курайчылар гала концерты

Чаллыдагы Энергетик мәдәният сараенда танылган курайчы Инбер Вагыйз улы Шәфыйков истәлегенә багышланган 7 нче ачык республикакүләм «Монлы курай» курайчылар бәйгесенең гала концерты узды.

Көч сынашырга дип Татарстанның төрле төбәкләреннән кунаклар килде: Казан, Арча, Чаллы, Сарман, Түбән Кама, Саба, Зәй, Мөслим, Мамадыш курайчылары һәм тальянда уйнаучылар үзара көч сынашты.

Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын – күренекле шәхесләр бәяләде.

Гран-Прины Казан шәһәренең "Тылсым" халык уен кораллары ансамбле яулады, җитәкчесе  Мухутдинов Ренат Сабирович. Яр Чаллы шәһәренең “Моңлы курай”, “Мирас” ансамбльләре җитәкчесе Фәттахов Рөстәм Рәфис улы, “Сандугач” ансамбле җитәкчесе Халимов Файзылхак Габдулла улы, шулай ук Iнче һәм 2нче дәрәҗә Лауреат исемнәре алдылар.

        Курайчыларыбызга, курай ясаучы осталарга, ерак араларны якын итеп килгән кунакларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләсе елда бәйгедә көтеп калабыз!

 

                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев