Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар! Бәйге! 23 февраль белән котла һәм бүләк от!

Дуслар! Сезнең өчен шәп яңалык! Бәйгеләрне яратканыгызны беләбез. Шуңа күрә якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез.

Шартлары түбәндәгечә:

- Әлеге яңалык астындагы комментарийларга үзегезнең иң матур, иң үзенчәлекле котлау-теләкләрегезне язып калдырыгыз. Котлавыгыз белән бергә исем-фамилиягезне дә язарга онытмагыз.

- Редакция тарафыннан иң шәп дип табылган котлау иясен истәлекле бүләк һәм диплом көтә.

- Нәтиҗәне 25 февраль дүшәмбе көнне ачыкларбыз.

Ашыгыгыз! Көннәр санаулы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кадерле әтиләребез! Егетләр! Ерак Юрга шәһәрендә хезмәт итүче кадерле абыем! Сезне Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итәм. Сезгә озын гомер,сәламәтлек телим. Күкләрегез аяз,йөзләрегез көләч,күңелләрегез һәрчак шат булсын. Абыем!!!Мин синең белән чиксез горурланам. Иң изге теләкләр белән: Шаяхметова Фәнүзә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ватан – ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләр — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

      • аватар

        Инсаф_777

        0

        0

        Хөрмәтле ватанны саклаучы әтиләребез,егетләребез, сезне ватанны яклаучылар көне белән котлыйм.Сезгә тормышыгызда уңышлар,саулык-сәламәтлек,бәхет күреп, исән-сау булып,уңышлы гына хезмәт итеп бетерсәгез иде.Мондый җаваплылыклы эшне уз өстегезгә алу нинди батырлык бит ул!Рәхмәт сезгә ,дөньяларыбыз тыныч күкләребез аяз булган өчен.Мин Алла бирса ускәч сезнең кебек батыр солдат буласым килә .Олы - олы танкларда йөреп төрле батырлыклар эшләп әйләнеп кайтасым килә.Тагын бер кат шулай юк чын күңелдән бәйрәмегез белән котлап китәм!!!

        • аватар

          Комеш Кынгырау

          0

          0

          В селе Бетьки Тукаевского района РТ проживает единственный ветеран Великой Отечественной войны, участник Сталинградской битвы Главнов Пётр Иванович. Пётр Иванович долгие годы трудился в хозяйствах Спасского (Куйбышевского) и Тукаевского районов в разных должностях. За время работы он проявил себя, как истинный труженик, умеющий работать с людьми. Добросовестным трудом, трудолюбием снискал уважение среди сельчан. Многие годы он вел патриотическое воспитание среди учащихся школы и молодежи села. В этот праздничный день примите мои сердечные поздравления! Уважаемый Пётр Иванович! Уважаемая Екатерина Фёдоровна! От всей души поздравляю Вас с Днём защитника Отечества. Желаю вам крепкого здоровья, долгих лет жизни, семейного благополучия, душевного спокойствия и радостных счастливых дней. Спасибо Вам!!! С уважением Валиев Фанис Фарукович.

          • аватар

            Комеш Кынгырау

            0

            0

            Хөрмәтле фронтовик-ветераннарыбыз, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, ир-егетләребез, малайлар! Чын күңелдән барыгызны да Ватанны Саклаучылар көне белән котлыйм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, шатлыклы көннәр телим. Сугыш афәтләре яраткан илебезгә башка кагылмасын иде. Тормышларыбыз тыныч, күк йөзләребез һәрвакытта да аяз булсын иде. Иң изге теләкләр белән Фәнис Фарук улы Вәлиев.