Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Батыркай - 2019”, “Сылукай - 2019” бәйгеләре

Татар улы, татар кызлары без. Саклыйк, яклыйк туган илебезне. Без көч биреп яшәтергә тиеш Шундый газиз туган телебезне.

“Батыркай - 2019”, “Сылукай - 2019” бәйгесе Тукай районында беренче тапкыр үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларыбыз арасында сәхнәгә тәүге мәртәбә адым ясаучылар да булды. Батыркай – 2019. Сылукай -2019 бәйгесендә 24 мәктәп катнашты. Шулар арасыннан 16 бала финалга узды. Финалда Батыркай бәйгесендә 7 малай, Сылукай бәйгесендә 9 кыз көч сынашты.

Милли-мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә сәләтле ир балаларны ачыклау, аларга шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итү, татар халкының йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту аша милли тәрбияләүгә шартлар тудыру максатыннан оештырылган бәйгенең темасы: “Теле барның – иле бар” дип атала .

Бәйгедә район мәктәпләренең беренче-дүртенче, бишенче-сигезенче сыйныфында укучы ир балалар һәм кызлар катнашты.

Катнашучыларга: тел белү дәрәҗәсе, төрле яклап ачылган таланты (җыр, биюү,сөйләм осталыгы), сәхнәдә үз-үзен тотышы, дикциясе, композицион төзелеше, сәхнә киеме (миллилек) - таләпләре куелган иде.

Программа –өч этапны үз эченә алды.

1 этап – 1 – 26 ноябрьгә кадәр мәктәп туры.Монда һәрбер теләк белдергән 1-4, 5-8нче сыйныф баласы катнаша алды.

2 этап – 27 – 30 ноябрь район эчендә сайлап алу этабы (МББҮ). Сайлап алу этабына мәктәп турында җиңү яулаган укучы катнашты.

3 этап финал өлеше 22 гыйнвар Түбән Суык Су мәдәният йортында үтте.

Мөхтәрәм кунакларыбыз:

* Тукай муниципаль районы башлыгы – Камаев Фаил Мисбаһ улы.

* Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Шакирова Гүзәл Юныс кызы.

Хөрмәтле жюриларыбыз:

* Тукай муниципаль районы «Мәдәният һәм ял үзәге” директоры – Шарипова Флүрә Әзһәр кызы.

* Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе - Мөхәммәтҗанова Айгөл Хәбибҗан кызы.

* Тукай муниипаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры, “Батыркай - 2019”, “Сылукай - 2019” бәйгесенең җитәкчесе – Хөсниева Лилия Рафаил кызы.

* Республикакүләм “Татар егете - 2016” бәйгесе финалисты, Иске Абдул егете - Габидуллин Илмир Рафис улы.

Сылукай, батыркай бәйгесендә катнашучылар беренче биремдә үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Икенче биремдә катнашучы бала рус сүзен татарчага тәрҗемә итәргә тиеш иде.

Концерт номерлары белән – Республикакүләм “Татар егете – 2016” бәйгесенең җиңүчесе Хәмидуллин Инсаф, Яр Чаллы егете;

* “Шәл бәйләдем” җыры белән “Смайл” вокал ансамбле, җитәкчесе Муллагалиева Лилия Зөфәр кызы, Комсомол кызлары;

* Республикакүләм “Татар егете – 2016” бәйгесенең финалистлары Габидуллин Илмир һәм Илнур, Иске Абдул авылы егетләре;

* Фазылҗанова Миләүшә “Туган ил” җыры белән, Новый поселыгы сылуы үзләренең чыгышларын күрсәттеләр.

Кечкенә сылулар арасында:

«Тамашачы мәхәббәтен яулаган сылу» номинациясендә - Сәлимова Эвелина, Калмия мәктәбе, 2 сыйныф

«Иң сәләтле сылу» номинациясендә - Самойлова София, Мәләкәс мәктәбе, 3 сыйныф

«Милли традицияләрдә тәрбияләнгән сылу» номинациясендә - Бурганова Зәринә, Калмаш мәктәбе, 1 сыйныф

«Иң тырыш сылу» номинациясендә - Галиева Динара, Теләнче Тамак мәктәбе, 1 сыйныф

«1 урынга» - Шакирова Әминә, Круглое Поле мәктәбе,2 сыйныф лаек булды.

Зур сылулар арасында:

«Иң сәләтле сылу» номинациясендә - Фазылҗанова Диләрә, Новый поселыгы мәктәбе, 6 сыйныф

«Милли традицияләрдә тәрбияләнгән сылу» номинациясендә - Мостафина Алинә, Биклән мәктәбе,6 сыйныф

1 урынга Вәлиуллина Изәлия, Комсомол мәктәбе, 6 сыйныф укучысы лаек булды.

Кечкенә батырлар арасында:

«Тамашачы мәхәббәтен яулаган батыр» номинациясендә - Ризатдинов Иршат, Новый поселыгы мәктәбе, 4 сыйныф

«Милли традицияләрдә тәрбияләнгән батыр» номинациясендә - Яхин Сөләйман, Мәләкәс мәктәбе, 3 сыйныф

1 урынга - Фахриев Инсаф, Теләнче Тамак мәктәбе , 1 сыйныф укучысы лаек булды.

Зур батырлар арасында:

«Иң батыр малай » номинациясендә номинациясендә - Тимиркаев Имиль , Борды мәктәбе, 5 сыйныф

«Тамашачы мәхәббәтен яулаган батыр» номинациясендә - Арсланов Камил, Бәтке мәктәбе, 5 сыйныф

«Милли традицияләрдә тәрбияләнгән батыр» номинациясендә - Тәҗетдинов Нияз, Түбән Суык Су мәктәбе, 5 сыйныф

1 урынга - 8 сыйныф укучысы Хөсәенов Айдар, Мусабай завод мәктәбе, лаек булды.

Финалистларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

1 урын алган балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр һәм спонсорыбыз Чаллы дельфинариясенә ике кешелек чакыру билеты тапшырылды.

Автор: Әүхәдиева Илүсә Азатовна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев