Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара пешекчеләр көне

Кулинария тармагының барлыкка килүе грек легендасы белән бәйле.

Ел саен 20нче октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре һәм кулинария белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - пешекчеләр көнен бәйрәм итәләр.

Халыкара пешекчеләр көне 2004 елдан башлап Бөтендөнья кулинария җәмгыятьләре ассоциациясе тәкъдиме белән үткәрелә башлый. Бу оешманың 8 миллион әгъзасы бар - алар төрле илләрнең һөнәри пешекчеләре. 

Бүген 70 тән артык илдә Халыкара пешекчеләр көне бәйрәм ителә. Кулинария белгечләреннән тыш, хакимият вәкилләре, туристик компания хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, кечкенә кафелардан алып танылган рестораннарга кадәр җәмәгать туклану оешмалары хуҗалары бәйрәм чараларын оештыруда катнашалар. Алар пешекчеләр арасында осталык ярышлары оештыралар, тестлар үткәрәләр, үзенчәлекле ризыклар пешерү буенча тәҗрибәләр ясыйлар.

Безнең сайтта да гади, җиңел һәм туклыклы ризыкларның рецептлары тупланган сәхифә бар ►«Тәмле булсын!» дип атала ул.

Кайбер илләрдә бу көнне балалар һәм яшьләр катнашында чаралар үткәрелә. Пешекчеләр балаларга тәмле һәм файдалы итеп пешерергә һәм сәламәт туклануның мөһимлеген аңларга өйрәтәләр. Яшьләр пешекче һөнәре турында күбрәк белә һәм пешерү сәнгате буенча кирәкле күнекмәләр ала.

Пешекче һөнәре дөньяда иң кирәкле һәм борынгы һөнәрләрнең берсе. Пешерү тармагына үз исемен биргән бер хатын-кыз турында легенда бар.

Борынгы греклар Асклепий (Эскулап) дигән дәвалау алласын бик хөрмәт иткәннәр. Аның кызы Гигея сәламәтлекне саклаучы булып саналган ("гигиена" сүзе нәкъ менә аның исеменнән килеп чыккан). Ә аларның тугры ярдәмчесе Кулина исемле пешекче булган, тора-бара ул пешерү сәнгатен үз кул астына алган. Шуннан Кулинария тармагы барлыкка килгән дә инде.
Кәгазьгә язылган беренче рецептлар Бабил, Борынгы Мисыр һәм Борынгы Китайда, шулай ук ​​Гарәп Көнчыгыш илләрендә барлыкка табылган. Аларның кайберләре безгә ул чорның язма һәйкәлләре аша килеп ирешкән, һәм һәр теләгән кеше, Мисыр фиргавене яки Кытай императоры ашаган ризыкларны пешерергә тырышып карый ала.
Россиядә пешерү фән буларак XVIII гасырда үсә башлый. Бу туклану оешмаларының халык арасында киң таралуы белән бәйле була. Россиядә беренче кулинария кухнясы 1888 елда Санкт-Петербургта ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Котлыйм сезне, пешекчеләр! https://www.youtube.com/watch?v=9Cw6HwuFbuo