Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара Кар бабайлар көне

18нче гыйнварда Халыкара Кар бабайлар көнен билгеләп үтәләр.

18нче гыйнварда Халыкара Кар бабайлар көнен билгеләп үтәләр икән.

Идеянең авторы — Германиядә яшәүче коллекционер Корнелиус Грётц. Ул яшүсмер чагыннан ук Кар бабай сурәтләре җыя башлаган һәм 2008 елда үзенең коллекциясе белән Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.

Грётц өч меңнән артык экспонат туплаган. Ул 18нче гыйнварда Кар бабайлар көнен билгеләп үтәргә тәкъдим иткән.

Ни өчен нәкъ менә 18нче гыйнвар? Беренчедән, гыйнвар уртасында күп илләрдә әле кар бетмәгән була. Аннан соң 18 саны себерке тоткан Кар бабайга бик охшаган, дип саный коллекционер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев