Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Үзе шардай, тәме балдай

3 августта төрле илләрдә татлы ризык — карбыз көне билгеләп үтелә.

Җәйне әлеге җиләктән башка күз алдына китерүе кыен. Татлы тәме өчен карбызны еш кына җиләк-җимешләр рәтенә кертәләр. Ләкин ботаника ягыннан алар кабаклылар семьялыгына керә, чөнки аларда орлыклар бар. Шуңа күрә аларны җиләк-җимеш яисә яшелчә дип атасаң да ялгыш булмый.

Карбыз сусауны да баса, ашыйсы килүне дә бетерә, калориясе дә түбән. Өстәвенә бик күп файдалы үзлекләргә ия. Кыскасы, ашата да, эчертә дә торган тәмлүшкәнең календарь битләрендә үз бәйрәм көне булуы юкка түгел! 

Бәйрәм АКШта барлыкка килгән. Ул анда Милли карбыз көне буларак үткәрелә. Статистика буенча, Америка халкы карбыз ашау буенча беренчелекне бирми икән. Анда бу баллы һәм тәмле ризык популярлыгы буенча хот-догтан бер дә калышмый.

Карбызда 90%тан артык су һәм 6% тирәсе шикәр бар. Карбыз А, В һәм С витаминнарының алыштыргысыз чыганагы булып тора. Россиядә һәм Европа илләрендә карбызлар якынча ХI — ХII гасырда барлыкка килгән дип санала. Япония бу исемлектә соңрак тора, аның каравы, сортларының күплеге белән беренче урында. Анда формасы ягыннан квадрат, пирамида, йөрәк кебекләрен, сары эчлесен, диаметры 10 см зурлыгындагы кечкенә карбызларны да уйлап чыгарганнар.

Кыздырылган, тозланган яисә маринадланган карбыз

Карбызның туган иле булып Көньяк Африка санала. Анда карбыз сәяхәтчеләргә сусауларын басар өчен үстерелә торган булган.

Бүгенге көндә карбыз белән һәр илдә диярлек сыйланалар. Мәсәлән, Кытайда карбызны кыздырылган килеш ашарга яраталар, ә Урта диңгез илләрендә сыр кисәкләре һәм әстерхан чикләвеге белән зәйтүн маена манып ашыйлар.

Карбызның эчке сусыл өлешен генә түгел, хәтта тышын да ризык итеп кулланалар икән. Дөньяның кайбер илләрендә карбызның кабыгын кыздыралар яки томалап пешерәләр, ә Төркиядә маринадларга яраталар. Шулай ук аны тозлаучылар да бар. Дөрес, мондый варианты һәркемгә дә ошамаска мөмкин, тиз тозлы карбызны үлеп яратучылар да юк түгел.

Ә менә Урта Көнчыгыш илләрендә карбыз орлыкларын киптерәләр һәм мичтә кыздыралар. Болай эшләгәндә ул кабак орлыкларын хәтерләтә. 

Нинди зур һәм нинди кечкенә

Дөньядагы иң зур карбыз 2013 елда АКШта яшәүче Крис Кент тарафыннан үстерелгән. Аның авырлыгы 159 килограмм! Әлеге гигант карбыз Гиннес рекордлар китабына кертелгән.

Ә менә карликлар гаиләсеннән иң кечкенә карбыз Мексикада табылган. Тышкы кыяфәте буенча ул крыжовникка охшаган. Аның зурлыгы 3-4 сантиметр. Миниатюр карбыз тәме буенча кыярны хәтерләтә. Мондый төр карбызларны дөньяның иң кыйммәтле рестораннарында салатлар әзерләү өчен кулланалар.

Тәмле карбыз сайлыйбыз

Ел саен кирәкле булган, тик хәтердә калмый торган карбыз сайлау кагыйдәләрен искә төшерик. 

Иң мөһим кагыйдә — карбызны җәен һәм көзен генә ашарга кирәк. Июль уртасында инде ул тулысынча өлгерә һәм көзгә кадәр әле ашарга яраклы була. Сатып алганда аның формасына, төсенә, исенә, тавышына, авырлыгына да игътибар итәргә кирәклеген исегеңнән чыгарма. 

Кибеттән алганда әлеге җиләкне бөтен килеш алырга тырышырга кирәк. 

Зурлыгына карап та карбызның өлгергән-өлгермәгән булуын ачыклап була. Иң яхшы карбызлар — уртача зурлыктагылары, аларның авырлыгы, гадәттә, 5 — 7 кг була. Карбыз эре, тик артык зур булырга тиеш түгел. Ул эрерәк һәм шул ук вакытта җиңелрәк булган саен, өлгергән дигән сүз. Шулай ук артык кечкенә һәм артык зур карбызны сайларга киңәш итмиләр. 

Җитешкәнлекнең иң беренче билгесе — карбызның койрык өлеше. Әгәр ул корып беткән икән, димәк, карбыз тулысынча өлгергән дигән сүз. Яшел булса, карбыз әле өлгереп бетмәгән. 

Тагын бер мөһим факт: өлгергән карбызга суккан очракта яңгыравыклы тавыш ишетелергә тиеш. Әгәр тавышы тонык булып ишетелсә, алырга кирәкми. Мондый җимеш йә өлгермәгән, йә бозыла башлаган булачак. 

Карбызларның да җенесе бар икән. «Малайлар», мәсәлән, зуррак, койрыклары да озынчарак була. "Кыз"ларның исә формасы кечерәк, шарсыман. Менә алар бик баллы санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев