Көмеш кыңгырау

Умырзая - табигатьнең тере могҗизасы

Ел саен 19 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә традицион матур язгы бәйрәм — умырзая көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм 1984 елда Англиядә билгеләп үтелә башлый.

Гомумән, бөтен дөнья буйлап, климат зонасына карап, умырзаялар гыйнвардан апрельгә кадәр чәчәк ата. Бөекбританиядә аларның чәчәк атуы апрель урталарына туры килә, шуңа күрә әлеге бәйрәм яз килү һәм көннәр җылынуга багышланган да инде. Ул башка илләрдә дә яратып бәйрәм ителә.

Шунысын да әйтергә кирәк, Англиядә умырзаялар - бик популяр чәчәкләр, ә аларга карата мөнәсәбәт бик сакчыл. Инглизләрдә өй тирәсенә утыртылган умырзая йортны явыз көчләрдән саклый дигән ышану да бар.

Әмма, иң беренче чиратта, умырзаялар – кышкы салкыннардан соң яз башлануны, җылының суыкны җиңүен символлаштыра һәм яхшыга өмет уята торган беренче чәчәкләр.

Алар Англиядә күп кенә шәһәр клумбаларын бизи, Бөекбританиядә аларны үрчетүгә, мәсәлән, Голландиядә лаләләр үрчетүгә караган кебек үк әһәмият белән карыйлар.

Умырзаяның латинча исеме «галянтус» (Galanthus) – сөт чәчәге.

Бу үсемлек 1 гасырдан ук билгеле, урта гасырларда аны чисталык, садәлек символы буларак билгелиләр, ә 19 гасырда массакүләм үстерә башлыйлар.

Умырзаяның кар астыннан үсеп чыгуы - үзе бер могҗиза. Моңа бәйле рәвештә күп кенә риваятьләр туган. Менә шуларның берсе.

Адәм белән Һава җәннәттән куылгач, җиргә иңәләр. Җирдә бу вакытта кыш була. Һава бик туңа һәм елый башлый. Аллаһы Тәгалә Һаваны кызганып, берничә кар бөртеген умырзаяга әверелдерә. Һава умырзаяны күргәч, елаудан туктый һәм аның күңелендә матур киләчәккә ышаныч уяна. Шулай итеп, умырзая - өмет символы булып тора.

Бүгенге көндә умырзаялар җир шарының күп кенә урыннарында үсә, аларның барлыгы 20гә якын төре бар, һәм алар барысы да диярлек Кызыл китапка кертелгән. Иң популяр төре - ак умырзая, тагын әле грек, Византия, Кавказ умырзаясы һ.б. бар. Алар формасы, төсе һәм хәтта исе белән аерыла. Әлбәттә, аларның барысын да кешеләр бик ярата.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә умырзаялар нәкъ менә «кеше мәхәббәте»нең корбаны булып торалар. Бу чәчәкләр җирдә үсеп утырганда искиткеч матур, ә өзелгәч нибары берничә көн генә яши. Кешеләр гаебе белән җирдә умырзаяларның саны елдан-ел кими бара.

Ел саен яз җитүгә, шәһәрләрдә умырзая сатучылар пәйда була. Аларның күбесе теплицаларда үстерелмәгән, законсыз җирдән җыелган чәчәкләр сата.

Шуңа күрә, әгәр дә сез умырзая букеты сатып алырга телисез икән, шуны истә тотыгыз: аларны сатып алып, сез браконьерларны тагын да күбрәк чәчәкләрне юк итәргә этәрәсез.

Киләчәк буыннарның да әлеге табигать могҗизасын рәсемнәрдән генә түгел, ә тере килеш күрү мөмкинлеге булсын. Бүгенге бәйрәм — умырзая көне нәкъ менә шул турыда искә төшерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: