Көмеш кыңгырау

Сәламләшү – иң яхшы гадәтләребезнең берсе

21 ноябрь – Бөтендөнья сәламләшү көне.

Әлеге бәйрәм якынча 180 илдә билгеләп үтелә. Бу көнне танышларга да, таныш булмаганнарга да сәлам бирергә кирәк. Бу бәйрәмне ике Америка егете Майкл һәм Брайн Маккомаклар уйлап табалар. 1973 нче елны, салкын сугышның иң кызган чагында, сугышка каршы протест буларак оештырыла ул. Алар төрле илләргә сәламләшү хатлары җибәрәләр. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми, бик куп кеше бу көнгә кушыла, алар да тынычлык яклы икәнлекләрен курсәтә.


Сәламләшү иң яхшы гадәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, эш урынында, кибеттә, юлда – кайда гына булмасын, кешеләрнең бер-берсе белән исәнләшүе күркәм гадәт.
Көндәлек тормышта сәлам урынына әйтелә торган сүзләр дә бар. Мәсәлән, исәнме, нихәл, хәерле иртә, хәерле кич, хәерле сәфәр, күрешкәнчегә кадәр һәм башкалар.

 

Кешеләрнең ничек исәнләшүе аларның кайда яшәвенә дә бәйле. Чөнки төрле илләрдә сәламләшү төрлечә. Әйдәгез, чит илләргә сәяхәт кылып алабыз һәм аларның ничек сәламләшүен дә белербез!

Япониядә

Монда бер-берсен баш иеп сәламлиләр. Сәламләү өчен туктарга, әңгәмәдәшең алдына басарга, кулларны ике якка куярга һәм баш ияргә кирәк. Баш июнең дәвамлылыгы төрле очракта төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, сизелер-сизелмәслек баш ию – көндәлек тормышта дусларны, аз таныш кешеләрне сәламләү өчен киң кулланыла. Бераз дәвамлырак баш ию – коллегаларны, бизнес буенча партнерларны сәламләү өчен. Иң көчле һәм дәвамлы баш ию –  кешегә тирән ихтирам белдерә. Аны бик мөһим шәхесләрне сәламләү өчен кулланалар.

Тирән ихтирам белән

Кайбер төньякафрика илләрендә уң кулны маңгайга, аннан иреннәргә, соңыннан күкрәккә тигереп алалар. Бу – «Мин синең хакта уйлыйм, мин синең турында сөйлим, мин сине хөрмәт итәм» дигәнне аңлата икән.

Африка масаилары кул бирешкәнче учларына төкереп алалар, ди. Ә кениядәге акамба халкы бер-берсенә төкерәләр генә. Болар барысы да тирән ихтирамны аңлата. Замбезиядә кул чаба-чаба чүгәләп алалар.

Телеңне күрсәт

Тибетта бер-берсе белән тел күрсәтеп исәнләшәләр. Бу бик борынгы традиция. IX гасырда Ландарма дигән явыз патша хәкимлек иткән. Ул буддизмга каршы булган. Риваятьләр буеча аның теле кара төстә булган дип сөйләнелә. Тибет халкы аның янәдән тууыннан курка, шуңа очрашканда телләрен күрсәтәләр, янәсе алар яхшы нияттә, телләре кара түгел. 

Үзе бер тамаша

Яңа Зеландиядә якын кешеләр арасында борыннарны борынга ышкып исәнләшү гадәткә кергән.   Ә менә мондагы аборигеннарның күрешүләре үзе бар тамаша: алар төрле сүзләр кычкыралар, куллары белән ботларына чабалар, бик көчле итеп аяклары белән таптаналар, чүгәләп алалар, телләрен чыгарып күзләрен акайталар. Бу бик катлаулы ритуалны бары тик «үзләре»некеләр генә аңлый. Шулай итеп алар җавап кайтара алмаган «читләр»не таныйлар.

 

Самоа – Тын океан утравындагы ил. Монда дуслар, яхшы танышлар бер-берсен иснәп күрешәләр.  Египет һәм Йемендә күрешкәндә кулны маңгайга териләр, аның учы исәнләшкән кешегә таба борылган була.

Кочаклашып-үбешеп

Франциядә хәтта аз таныш кешеләр белән дә үбешкән кебек исәнләшәләр: алар чиратлашып битләрен-битләренә тидереп алалар.

Латин Америкасында кочаклашып күрешү гадәткә кергән. Кочаклашканда ир-атлар танышының уң җилкәсенә башларын куеп, аркасына өч тапкыр кагып ала. Аннан башын сул җилкәсенә куеп, тагын өч тапкыр аркасына җиңелчә сугып ала.

Тайландта

Учларны тоташтырып күкрәккә яки маңгайга териләр. Ир-атлар шуңа өстәп хөрмәтле кеше белән исәнләшкәндә, тирән итеп иелә, хатын-кызлар чүгеп алалар.

 

«Иң саран кеше – калганнарга сәлам бирергә саранланган кеше» – дигән Мөхәммәт пәйгамбәребез.  Юмартлык сыйфаты аздан – бер-беребезгә тапшырган сәламнән башлана икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: