Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сират күперен дөньялыкта кичеп, мәңгелеккә китә шагыйрьләр

Шамил Шәйдуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан язучыга багышланган истәлекләр

Һәр кеше – бер-берсенә охшамаган тарих. Гомер йомгакларын сүткәндә, исемен үзенең хезмәтләре, таланты белән бизәп, халык күңелендә данлы, лаеклы урын алган шәхесләрнең берсе ул – Шамил Шәйдуллин. 
Кырда, мәһабәт таулар итәгендә булмасын, без саф чишмә суының чыккан өлешен генә күрәбез. Нинди катламнар аша, юлындагы нинди киртәләрне сөзеп үтә ул, ләкин һәрвакыт саф, чиста булып тора. Кешеләр дә үзенең дөньяга килүе белән ата-анасының дәвамы, кайтавазы булып тора. Дөньяга килгән яңа зат шәҗәрә тарихының кайсы катламнары аша чыккан – без моны белергә тиеш. Бу истәлек язмам инде якты дөньядан киткән тормыш иптәшем Шамилнең нәселдәнлек, мохит, тәрбия өчпочмагын чишүгә, аның яшәвенең мәгънәсе нәрсәдә икәненә төшенергә ярдәм итәр дип уйлыйм. 
Шамилнең әтисе – Нәфыйгулла Шәйдулла улы Шәйдуллин (1908-1945) – өч яшендә әнисеннән, алты яшьтә әтисеннән калып, ятим үскән. Чыгышлары белән Чистай өязе Яңа Ибрай авылыннан булганнар. Ул авылга бер оста гармунчы икәнен дә хәтерлиләр, андый таланын үстерергә мөмкинлек булмаган, билгеле, укый да, яза да белми иде диләр. Апасы һәм җизнәсе кулында уналты яшькә кадәр тәрбияләнгәннән соң, абыйсы янына китеп, Донбасс шахталарында эшләп йөри, яңадан авылына кайта. 
Мохиттә үзең хуҗа, үзең – кол. Мохит дилбегәсен кулыңда тоту өчен тапкырлык, ихтыяр көче кирәк. Нәфыйгуллада бу сыйфатлар булган: аны кибеткә приказчик итеп куялар. Ихтыяр көче тамырлануга, ул Бибисара исемле кызга өйләнеп, тормыш оясын корып җибәрә. Мәхәббәтләре ныклы була, еллар дәрьясын, сынауларны исән-имин кичеп чыгалар. Нәфыйгулла гаиләне Бибисарага калдырып, Казанда эшкә урнаша, кайтып-китеп тормыш арбасын тарталар. Ватан сугышы башлангач, Нәфыйгуллага бронь бирсәләр дә, соңгы елны барыбер сугышка алалар. Бибисара дүрт бала белән кала. Хөр күңелле, көчле кеше булганлыктан, бу авырлыкны җиңәр өчен, көрәшеп яшәргә керешә. Алманың тәмен тешләп белгән кебек, тормыш ачысын да бик озак татырга туры килә. Операция ясатып, бер ел мич башында үлем белән көрәшә. Иң кечкенә бала – Шамилгә ул чакта бары биш яшь кенә була. Яшәү теләге җиңә. Кыенлыклар Бибисараны ныгыта.

– Әни, ашыйсым килә, – ди Шамил. 
– Улым, ашау нинди төсле була соң ул? – ди әнисе. Сугыш һәм ачлыкның сәбәпләрен кечкенә бала ничек аңласын соң? 
Үзәгенә үткән туктаусыз ашыйсы килү аны ризык кадерен белергә өйрәткән: гомеренең соңгы көненә кадәр бер валчык ризыкны да әрәм итмәде Шамил. Кайдадыр, офыклар артында, шул көннәр яши төсле тоела иде аңа. 
Балачак аңа үзе өчен ачышлар ясый, акрынлап тормыш серләренә өйрәтә. Ул инде түбәгә, агач башларына менә, йолдызларга якынаерга омтыла. Ләкин яшәргә кирәк: ил белән килгән ачлык бик яшьли эш арбасына җигә. 
Гаиләдәге иң өлкәне – Миңсылу, документларда яшен бер яшькә олыгайтып, торфка эшкә китә, Исламия фермага чыга. Кечкенәләр – Вәкил белән Шамил кулларына көтүче чыбыркысын алалар. Тормыш “чыбыркы”сына көтүче чыбыркысы да өстәлә. Җәйге көн озын, ашыйсы килү үзен һәрвакыт искә төшереп тора, ә күзләр гел туган йорт морҗасыннан төтен чыкканын көтеп тилмерәләр. Күңел төбендәге өмет чаткылары һич сүнми. Вәкил абыйсы, ачлыктан качу юлын эзләп, көтү көткән арада, аягындагы калошын салып, сөт сава башлый. Һәр кешедә үзе белеп бетермәгән акыл запаслары бар шул, ачлык әллә нинди эшләргә этәрә. Кичләрен атлар абзарына барып, атлар ашатырга – төнге көтүгә баралар. Ачлыкның газабын татыган җаннар атларны да ачлыктан саклап калалар. 
Күпме гомерләрне саклап калган урман алдында баш ими мөмкин түгел. Сөлчәбаш авылы урманнар белән бизәлгән.Урманлы як кешеләре тырыш, хезмәт сөючән: иренмә генә – урман үзенең байлыгын кызганмый. Җиләген, үләннәрен генә түгел, рухи азык та бирә урман. Шамилдәге шигъри чишмә ургылуында Сөлчәбаш урманының да йогынтысы зур. Күпме җырлары, шигырьләре табигатькә мәхәббәте белән сугарылган Шамилнең. 
Язгы чәчү вакытында ул тракторчы ярдәмчесе булып, сабан өстендә чәчкечтә эшли. Эш авыр, йокы килә. Бервакыт тракторчы абыйның калош белән каты кыйнавыннан уянып китә. Ни өчен? Бала күңеле һич аңлый алмый. “Әгәр син йоклап китеп, чәчкеч астында калып үлсәң, аннары мин ничек яшим бу дөньяда?” дигән сүзләр генә каткан калош белән сукканның авыртуын баса төшә. Ләкин гомере буе бу хәлне онытмады ул. 90 нчы еллар иде. Шамил инде тракторчы ярдәмчесе түгел: инде әсәрләре белән халык күңеленә кергән шәхес, Яр Чаллы шәһәренең Мәләкәс милициясе бүлеге җитәкчесе. Бервакыт күрәбез: фатир ишеге каршында бер абзый басып тора. Өстендә – бишмәт, аягында – резин калош. Абзый Шамилдән ярдәм сорап килгән. Кияве, кызы, оныгы мотоциклда бәрелеп үлгәннәр, “Ничек моргтан алып, авылга алып кайтырга? Син бит авылдаш, ярдәмеңнән ташлама”, – ди. Ул инде, әлбәттә, кыйнаган чагын оныткан...

Мин Шамилгә карап, “шул кешеме?” дим, “әйе, шул, тик башка бер сүз дә әйтмә, сорама да”, - дип кисәтте Шамил. “Таш белән атканга – аш белән ат!” Әнисенең әлеге сүзләре аның күңелендә алтын хәрефләр белән язылган иде. Шамил ул абзый өчен барысын да эшләде.

Тәрбиясе – акыллы ана тәрбиясе. Тәүфыйклы бул, хәрәм ашама, дип өйрәтте әнисе. Өйрәткәнне кабул итеп кулланырга үзенә бер теләк, сыйдыра белгән күңел булырга тиеш. Шамилдә болар бар иде.

15-16 яшьтә инде Шамил авыл агайларына ияреп урман кисә, такта яру, балта эшләре белән шөгыльләнә. Егетлеккә баскан чак. Көндез балта эшләре булса, кичләрен клубта гармун тартып яшьләрне биетә-жырлата. Күрше авыл мәктәбенә укырга йөри. Ансыз бер кичә, бер концерт та үтми. Яшьлек хыяллары аны Үзбәкстанга алып китә. Армия хезмәтенә дә ул шуннан алына, танкист була. Армия газетасында “Иң яхшы танкист” дигән исем астында Шамил Шәйдуллин фотосы тора, горурланып, ул аны күп еллар саклый. Кайда гына булмасын, аның исеме мактау сүзләре белән телгә алына. 
Шамил – маяклар билгеләп, үзенең киләчәген үзе билгеләүче шәхес. Аның киләчәге – китаплар дөньясы. Мич башында качып дисеңме, юлдамы, эштәме – алар аңа юлдашлар. Тукай, Такташларны яттан белә. Чит ил язучылары: Эмиль Золя, Андерсеннар аның күңелендәге иҗат ялкынын дөрләтебрәк җибәрүчеләр. Сугыш, ачлык, әтисезлек Шамилнең китапларга булган сусавын баса алмый. Ләкин китап укып та гармун уйнап кына яшәү мәгънәсенә төшенеп булмый. Вакыт су кебек ага, кеше дә үзенең рухи байлыгын, яшәү формасын гел үзгәртеп, тулыландырып тора. Балачак зәңгәр офыклар артында кала, гаилә корып, нәсел шәҗәрәсенә күчү вакыты Шамилгә дә җитә. Үзенә кәләшне Чистайда очрата: укыган, әтиле, яхшы гаиләдә үскән Фиалканы гомер юлдашы итеп сайлый. 
Үзгәреш, көтелмәгән яңалыкны мәхәббәт кенә китерә аладыр шул. Ике гашыйк кулга-кул тотынышып, кызның әтисенең сүзен дә тыңламыйча, Казан каласында язылышып, гаилә коралар. Мине аның күк йөзе кебек зәңгәр күзләре, елмаюлы йөзе әсир итте, аның эчке дөньясы да шулай якты, эчкерсездер дип уйладым һәм ялгышмадым. Бу ярату миңа бервакытта да хыянәт итмәде. Яшенә, һөнәренә, социаль чыгыш аермаларына карамастан, безнең арада үзебез генә белгән сөю, аңлашу яшәвебезнең тамыры булды. 
Аның күзләре кешеләргә сөеп карый белә иде. Шуңа да нинди йомыш белән барса да, түрәләрне дә инандырып, үз теләгәненә ирешеп кайта иде. Безнең мәхәббәт күп сынаулар үтте. Шулай ук Шамилдә эш сөючәнлек, илһам, талант бар иде, ә бу сыйфатлары булган кешедә мәхәббәт ул мәңгелек. 
Казанда, мин укуны бетергәнче, бер кечкенә бүлмәдә фатирда тордык. Шамил заводка эшкә керде. Аннары минем туган ягыма – Чистайга кайттык. Ике гаилә – Вәкил абыйсының гаиләсе, без, әнисе – бергә тора башладык. Кызыбыз Гөлнара туды. Балага 9 ай вакытта, бәхет эзләп, Төрекмәнстанга чыгып киттек. Анда мин мәктәпкә физика укытырга кердем, ул армиядән кайткан кеше буларак, милициягә урнашты. Шамилнең иң беренче максаты – югары белем алу, уку иде: Ташкентта милиция академиясенә укырга керде. Төрекмән телен бик тиз өйрәнде, үзен тикшерүче итеп күтәрделәр. Кеше кешегә табышмак, яшәгән саен мин аңардагы яңа сыйфатларны күрә, соклана идем. 
Хезмәт хакы аз, бөтен акчаны аның укуына җыябыз. Уку аның өчен бәйрәмгә барып кайту иде. Җиңел укыды, хәтере искиткеч, теләсә кайсы телефон номерын яттан әйтә иде. Тора-бара тормышыбыз җайланды, эзгә басты. Барысы да бар, тик Шамилне сагыну хисе баса иде. “Без монда калмыйбыз”– бу сүзләрне әйткәндә, күзләрендә моң була иде. Ял көннәрен, бәйрәмнәрне татар диаспорасы белән аралашып, күңелле итеп уздыра идек. Шамилнең баянда уйнавы, моңлы тавышы анда да аны игътибар үзәгенә куйды. Һәр атна кунакка чакыралар, концертлар куела, ләкин эшен дә җиренә җиткереп башкарды. Ул гаделлек сакчысы буларак көрәште, трибунада бер төрле сөйләп, тормышта икенче төрле яши торган кеше түгел иде Шамил. Төрекмәнстанда яшәү дәвере аның иң зур көче дә, йомшаклыгы да яхшылыгы икәнен раслады. Аның яшәвенең мәгънәсе вакыт үтсенгә генә кайтып калмады. Монда, яраланып, авыр операция дә кичерергә туры килде. Икенчегә улыбыз Җәлил туды.

Авыр чакларда да дөньяга карап соклана белде. Язмышыбыз үзебездән дә зуррак, бәхетебез без уйлаганнан да күпкә артыграк булыр шикелле иде. Авыр вакытларда шуңа ышандыра белде Шамил югары белем алды, эшендә дә хөрмәтле кеше булды, һәрвакыт барысы өчен дә ул әнисенә бурычлы икәнен әйтә килде. “Бер яхшы ана йөз укытучыны алыштыра ала” дия иде. Ана сөте белән бирелгән туган телнең кадерен, тәмен дә Төрекмәнстанда яшәү тәҗрибәсе бирде. 
70 нче еллар. КамАЗ төзелеше гөрләгән чорлар. Шамилнең күңел учагында пыскып янган сагыну хисе ялкын булып ургылып чыкты. Ул тиз арада Чаллыга китү хәстәренә кереште. Бер атна эчендә Мәскәүдән рөхсәт килде дә ул, җыенып, кайтып та китте. Мин, укыту чоры беткәнче, Төрекмәнстанда калдым. 
КамАЗ төзелеше чоры – үзе бер тарих, бирегә халык илнең төрле якларыннан җыелган, вагончикларда яшиләр. Шамилне Угрозыск җитәкчесе итеп куйдылар. Баш-аягы белән, көнне-төнне онытып, эшкә чумды. Гаделлек өчен көрәшеп, утларга керергә, суларны кичәргә әзер иде. Яшәү серләренә тиз үтеп керә белә, башкалардан да шуны таләп итә иде. Шуңадыр, тормыш аны үз итә иде. Җинаятьләрне ачу өстендә эшләгәндә, табиб диагнозы төгәллеге белән эшләде. Синең алда җинаятьче басып тора дип түгел, ә нинди ялгышлар аны туры юлдан читкә борган, төрмә аннан кеше ясап чыгара аламы – шул турыда уйлады. Кеше үз юлын сайлаудан беркайчан да, берничек тә котыла алмый: я иман, намус юлыннан, яки гаделсезлек юлыннан китәсең. Шамилнең әсәрләре туу да, детектив жанрда эшләве дә – аның үз күзе белән күргән, үз йөрәге аша кичергән вакыйгаларны башкаларга җиткерергә теләүдән, кисәтергә теләүдән башланды. Ул эзләнә, җинаятьнең тамырын эзли. Күп сорауларга җавапны шул чордагы система бирә алмый иде. Ул әсәрләрендә дөнья белән бәхәсләшә, әрни – теләкләренең тормышка ашардай булмавы үзәгенә үтә. 
Шамил атаклы кеше булырга омтылмады, үзенә реклама ясап, кешеләргә такмады, үзе булып калды. Кереселидзе (Тамаз Отарович) дигән грузин егете белән алар бер иске "Бобик"та көнне төнгә ялгап, җинаятьләр ачу өстендә эшләделәр. Шуның нәтиҗәсе буларак, "Подковка" («Дага») әсәре язылды. Эшләгән акчасы китап чыгарырга да җитми иде. Халыкның детектив әсәрләргә соравы зур булган чак: дәвамы кайчан булыр дип аптырата иделәр. 
Иҗат кешесе булу да, хокук сакчысы булу да кешеләр язмышы белән бәйләнгән җаваплы эш. Әгәр ул шул вакытта фәкать язучылык юлыннан гына китсә, кешеләр кулыннан да төшерми торган китапларны күбрәк тә иҗат иткән булыр иде. Бормалы, әйләнмәле юлларда таяну ноктасы була – бу үз дәрәҗәңне тою, аңлау, бәяләү һәм хөрмәт итү. Шамилгә вакыт бервакытта да җитмәде, үлгәндә дә "Такташым кала" дип, басылып чыкмаган әсәре өчен борчылып үлде. Күңеле язылачак әсәрләренең уйланмалары, хыяллар белән тулы иде.

Менделеевскийга эшкә җибәрделәр, бары син генә булдыра аласың, диделәр. Бина юк, машина юк, акча юк. Боларның барысын да булдырыр өчен завод җитәкчеләрен инандырырга, баш ияргә кирәк иде. Шамил үзенең акылы, теле, максатчанлыгы белән киртәләрне җиңәргә сәләтле кеше иде. Бүген дә Менделевск халкы ул милиция бинасын "Шамил бинасы" дип сагынып сөйли. Милиция хезмәткәре булып беркайчан да кабинетта утырмады. Җинаятьтә тотылганнарны тәрбияләү өстендә эшләде. Аларда да рухи һәм акыл запаслары барлыгын, туры юлга чыгарырга булышырга кирәклеген аңлап эшләде. Үз гомерендә күпме кешегә ярдәм итте. Өебезнең ишеге ябылмады, бер табынны да гаилә белән генә уртаклашырга туры килмәде. Ярдәм сорап яшьләр дә, картлар да, язучылар да, мәдәният хезмәткәрләре дә килә. Киңәш сорап та,төрле ярдәм сорап та киләләр, берсен дә борып җибәрми. Мондый сыйфатлар кайдан килгән дигән сорауга: тәрбия белән нәселдәнлек, диясе килә. Әтисе Нәфыйгулланы сугышка сугыш бетәр алдыннан гына алганнар, һәм ул Польшаның Познань дигән шәһәрен немецлардан азат итү өчен барган яуларның берсендә һәлак була. Фронтта Азнакай кешесе Шәмси Садреевны очрата. Шәмси кесәсеннән бер телем ипи чыгара һәм яртысын бүлеп бирергә тели. Нәфыйгулла "юк,үзең генә аша инде" дип баш тарта. Алар, кайсыбыз исән калса да, гаиләләребезгә кайтып сөйләрбез дип сүз куешалар, Исән кайткан сугышчан дусты өебезгә килеп, сокланып аның турында сөйләп китә. Соңрак Шамил дә Азнакайга күп тапкырлар әтисе турында материал тупларга барды, тик китап итеп чыгарырга вакыты җитми калды.

Бибисара әни – гыйлемле, тиешле тәрбиясен алган, кибетләр тоткан нык тормышлы гаиләдән чыккан була. Коръәнне яшьтән үк укый белә, балаларына да дин сабаклары өйрәтә. Олы кызы Миңсылу апа бүген дә биш вакыт намазын йорт каршындагы мәһабәт биналы мәчеткә кереп укый, уразасын тота, сәдакасын бирә. Шамилнең дә дога укыганда мәкамле, йөрәгеннән ургылган тавышы белән әнисен елатканы бар иде. Бибисара әни "Хәрәм ашамадым, кылган гамәлләрем якты, дөрес яшәдем, кешеләрнең күзенә туры карый алам" дип яшәде һәм балаларыннан да шуны таләп итте. Төрекмәнстанга килеп бездә яшәгәндә, аштан-ашка йөрде, бер генә дини бәйрәм дә аңардан башка үтмәде. Ул чиста күңелле Акъәби булып 94 яшькә кадәр яшәде, оныкларын күреп, барыбызны да бәхилләп китте. 
Шамил детектив жанрда үз башыннан үткәннәрне, реаль хәлләрне язды. Хәтта Чечняда сугыш барган көннәрдә анда да барып җитте: Эшеннән ял алган да бер айга хәбәрсез югалды. Ул вакытта кесә телефоннары юк, инде кайдан эзләргә дигәндә, арыган-талчыккан кыяфәттә кайтып керде. Күзләре очкынланып тора, кулында бер төргәк: сугыш эчендә дә Грозный базарына кереп, миңа чәй сервизы алып кайтты. Шул чәй йомрылары бүген дә ул вакыйганы хәтерләтеп торалар. Караган саен, ишек ачылыр да, һәрвакыттагыча, ни дә булса тотып кайтып керер кебек тоела. Гаилә – аның өчен иң кадерле урын иде, нинди генә шартларда да безне шатландырырга тырышып яшәде. Мин аны мәңгелек йортка киткән диеп уйлый алмыйм, яңа әсәр язар өчен материал тупларга гына киткәндер кебек. Чечнядагы хәлләрне "Вечная боль" әсәрендә чынбарлыктагыча язды. Әсәр бик тиз үз укучысын тапты. 
Милициядә 30 ел эшләде. Хезмәттәшләре хәзер дә "Шамил абый кебекләр сирәк" дип искә алалар. Аның холкында мактану, эшләгән эше, кешеләргә күрсәткән ярдәме өчен "син – миңа, мин – сиңа" дигән төшенчәләр юк иде. Аңа әнисе өйрәткәнчә, “таш белән атканга да аш белән ат!” дигән яшәү кагыйдәсе маяк булды. 
"Советская милиция" журналында конкурста аның хикәясе җиңеп чыкты, Мәскәүгә чакырдылар. Бүләк итеп 3 томлы "Греция мифлары" дигән китап күтәреп кайтты. Бәлки китап чыгарырга аз булса да акчалата премия булмасмы дип өметләнеп барган иде. Һәрвакыт үз көченә таянырга туры килде. 
Чаллыда Татар иҗтимагый үзәге төзелгән елларда янып-дәртләнеп эшләде. Татар мәктәпләре ачу, телне гомум кулланышка кертү юлларын эзләде. Төрекмән илендә һәммәсе үз телендә сөйләшә, нигә бездә алай түгел, дип борчыла иде. Язучы буларак, аны мәктәпләргә, югары уку йортларына очрашуларга еш чакыра иделәр. Гали Акыш мәктәбендә имтихан комиссиясендә булды. Ана телендә искиткеч матур сөйлиләр, барысына да "бишле" куйдым әле, дип, куанып кайткан иде. Урамда русча сөйләшеп баручы татарларны очратса да, туктатып, туган телнең ана сөте белән бирелүен аңлатып китәргә тырыша иде. 
Тормыш һәм әдәбият. Кайсын күбрәк яратты икән? Аның күпкырлы талант иясе булуы шигырьләрендә дә күренә. Такташ, Тукай, Җәлилләрнең шигырьләрен яттан белде. Үзенең иҗатында да аларның йогынтысы көчле иде. 
Аның моңлы тавышы, өздереп баянда уйнау сәләте балаларыбызга да күчкән. Өйгә кайтсаң, кызыбыз Гөлнара – пианинода, Җәлил – скрипкада, ә Шамил үзе баянда уйныйлар. Нинди бәхетле мизгелләр иде бу. Шамилнең җыр-моңга тартылуы, үҗәтлеге сәбәпле, яшьтән үк әнисе сыер саткан акчага баян алып биргән аңа. Үзе эшли башлагач та, беренче хезмәт хакына баян алган. Фестивальләр, кичәләр ансыз үтми иде. Аның моңы урманнарга таралып, кошлар туктап тыңлый кебек иде, чөнки кунакка кайткач, урманга барып, туганнар белән табын әзерләп, җырлашып утырырга ярата иделәр. Их, гитарада өйрәнәсе иде дип тә хыялланды. Оныгы Әмирхан аның хыялларын тормышка ашырды.

Шамилнең 70 еллык юбилеенда Сөлчәбаш авылы активисты Фәрит Юнысов: "Рәхмәт Шамил абыйга, авылның нигезен саклап калды, башка авылга кушалар иде. Газ керттерде, урманны кисеп-ягып бетерәләр иде", – диде. Шул сүзләрне ишеткәч, күземә яшьләр тыгылды. Ул бу хезмәтләре турында 46 ел яшәгән тормыш иптәшенә дә мактануны кирәк тапмаган. Шамил хәләл көче белән гомер итте. Каләмдәш дуслары Эдуард абый Касыймов, Фаяз Дунайлар аны һәрвакыт гаделлеге өчен хөрмәт итәләр иде. Байлык аны кызыктырмады, китапларын чыгарырга юллар эзләп, максатына туры юлдан тайпылышсыз барды. Аның җанындагы җәрәхәтләрне бары мин генә сизә идем. Тормыштан алган җан, тән яраларын, җөйләрен, чыдам агач кебек, бервакытта да иң якын дусларына, туганнарына да белгертмәде. Тормыш авырлыклары аның күңелен тупасландырмады. Күңелендә ачылмыйча калган күпме шигъри бөре аның белән бергә китеп барды.

Бүгенге көндә Яңа Чишмә районы Акбүре авылы музеенда Шамил Шәйдуллинга багышланган зал бар, аның исемендә районда укучылар конференциясе үткәрелә. 2014 елда аны шәхес буларак та, язучы буларак та ачкан "Намус сагында" дигән китабы дөнья күрде. Гомере буена намус сагында торды ул, иҗаты белән дә, тормышы белән дә үрнәк булырлык яшәде.


Фиалка ШӘЙДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев