Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Шоколадлы торт көне

Календарь битләрендә бик күп төрле һәм кызыклы бәйрәмнәр табарга мөмкин. Әле кайсыбер көнгә хәтта берничә бәйрәм дә туры килә. Мәсәлән, бүген – 27нче гыйнвар – шоколадлы торт көне икән.

Баллы-татлы ризыкларны зурлар да, кечкенәләр дә бик ярата. Бүген үзегезне шоколад торты яисә башка татлы ризык белән сыйлагыз. Әгәр вакытыгыз бар икән, үзегез ясагыз һәм туганнарыгызны, якыннарыгызны яхшы кәеф һәм тәмле десерт белән сөендерегез!

Үз кулларың белән пешерелгән торт исә тагын да тәмлерәк була. Моны истә тотып, игътибарыгызга бер рецепт тәкъдим итәбез.

Якыннарыңны сыйларга, дусларыңны чәйгә дәшәргә менә дигән сәбәп булыр!

Әлеге тәмле һәм тиз әзерләнә торган торт өчен әллә ни күп әйбер дә кирәкми. Аны хәтта пешереп торасы да юк. Иң мөһиме, кул астындагы ризыклардан әзерләнә.

Ингредиентлар:

Печенье (Юбилейное булса, тагын да яхшырак) — 250-300 гр

Каймак — 400 гр

Тәменчә шикәр

Бизәү өчен шоколад, җиләк-җимеш

 

 Әзерләү:

Каймакка (кибетнеке булса, яхшырак) шикәр салып яхшылап болгатабыз. Кремыбызны бер калак чамасы торт ясалачак савыт төбенә җәябез. Үзегез яраткан печенье (солы печеньесы, прәннек тә тәмле булачак) белән каймак һәм шикәрле массаны катлап тезәргә кирәк. Катлам арасына төрле җиләк-җимеш (банан, бакча җиләге, киви да ярый) тә тезәргә була. Тортны бизәү өчен шоколад яки әстерхан чикләвеге кулланырга мөмкин.

5 минут дигәндә менә дигән татлы ризык әзер! Рәхәтләнеп сыйланыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мммм тэмлегә ошаган...