Портфелеңдә ниләр бар?
Портфель сүзе безгә француз теленнән кергән.
Портфель сүзе безгә француз теленнән кергән. «Порте» французча «күтәреп бару», ә «фель» кәгазь бите дигәнне аңлата. Кәгазьләр, дәфтәрләр күтәреп йөри торган җайланма булганга, шулай атаганнар инде.
Мәктәп рюкзагын ранец дип тә йөртәләр. Ранецларны безгә 17нче гасырда немец солдатлары алып кергән. Бу аркага элеп йөри торган капчыклар булган, аларны күннән эшләгәннәр. Мондый капчыкларда ашамлык запаслары да, киемнәр дә чыланмаган, кояшта кызмаган. Бик уңайлы булган.
Рюкзак сүзе немец теленнән кергән. «Рюккен» - арка, ә «зак» – капчык дигәнне аңлата.
16нчы сентябрь көнне мәктәп рюкзагы көне билгеләп үтелде.
Бу «5»лене сыпырсаң ...
Мәктәп портфеленә һәйкәлләр дә куйганнар. Аның берсе – Түбән Новгород шәһәрендә. Ул уку, мәктәп елларын, дәресләрне символлаштыра. Бу һәйкәлнең проектын шәһәрдәге балалар берләшмәсенә йөрүче укучылар ясаган. Аларның эскизы конкурста җиңеп чыккан.
Бу рюкзакның кесәсеннән чыгып торган «5»лене ышкысаң, гел яхшы билгеләргә генә укыячаксың дигән ышану да йөри.
Бер укучы 30 тонна йөк ташый...
Тагын бер һәйкәл бар – Белгород өлкәседә. Кызыклы факт: 11 ел буе бер укучы рюкзагында 30 тонна йөк ташый. Шушы санаулардан соң бу һәйкәлне төзү идеясе туган. Уйлап кара әле син – 30 тонна! Шуннан чыгып караганда гына да бик зур эш бит бу.
Портфелеңдә ниләр бар?
Сумкада артык нәрсә йөртмим, – дип әйтсәм дә, ул барыбер һәрвакыт ни беләндер тулган була. «Кирәге чыгар» дип салып куйган әйберләр инде бу. Уку елы башланды гына әле, быел букчам да кечерәк, кызыклы нәрсәләр өстәлергә өлгермәде. Китап-дәфтәрләрдән тыш мин һәркөн су шешәсе йөртәм, бер кесәдә салфеткалар, икенчесендә соңгы ике елда кирәкле маскалар бар. Мәктәптә тоткарланырга туры килгән көннәрдә (консультацияләрдә, конкурс-олимпиадаларга әзерләнгәндә) тамак ялгап алырга азык-төлек тә алам.
Ралина Хәбирова, Әгерҗе районы, Исәнбай урта мәктәбе.
Мәктәп рюкзагы – ул узе бер могҗиза. Минекендә нәрсә генә юк: тарак та бар, хушбуй да. Кесәләр кәнфит, шоколад белән тулып беткән. Кызлар өчен иң зур проблема – капрон колготкилар тишелү, моның өчен төссез лак та йөртәм.
Әдилә Ибәтуллина, Актаныш районы, Пучы урта мәктәбе.
Рюкзагымда иң кирәкле әйберләр: шоколад, төссез иннек, үзем яраткан хушбуй, мәхәббәт запискалары – барысы да бар.
Айгөл Габтрахманова, Актаныш районы, Киров мәктәбе
Минем сумкада булмаган нәрсә юктырул: бер шешә су, шоколад, яраткан хушбуй, акча, төрле флешкалар, иннек, файллар, маска, резинкалар.
Зәлинә Җамалиев, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.
Минем сумкамда мәктәптә кирәк булган әйберләр генә. Артык әйбер йөртмим.
Илдар Хөснетдинов, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп.
Сумка эчендә: кәгазьләр, шоколад, конфетлар, яраткан хушбуй һәм дә инде шешә белән су. Пенал эчендә тушь, дару бар.
Тансылу Вафина, Яңа чишмә районы, Зирекле мәктәбе.
Минем сумкада китаплардан тыш, һәрвакыт каралама, физкультурадан соң алмаштырыр өчен футболка. А4 зурлыгында дәфтәрләргә язарга яратам, аларны да салам, рәсем ясый торган блокнот, тамак өзелеп ача калса дип (ә ул ача инде) конфетлар да тыгып йөрим.
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Урта Кирмән мәктәбе.
Минем сумкада бүген: китап, дәфтәр, пенал, скотч, носки, кайчы, ачкыч, запискалар, кәнфитләр, поп ит, значоклар, телефон, стакан, блокнот, кәгазь самолётлар һәм ярты алма.
Әминә Сәлимова, Яр Чаллы шәһәре, 19нчы мәктәп.
Бик кызыклы сораштыру булган бу. Рюкзак көне барлыгы турында мин бөтенләй белмәгәнмен.
Рюкзагымда ниләр бар икән соң? Карыйк әле: пенал, линейка, карандаш очлагыч, китаплар, дәфтәрләр, контурлы карталар, атлас, тәмлүшкәләр, кулъяулык, юеш салфеткалар, пластырь, эчәргә су, маска, әби язып биргән дога.
Таңсылу Ганиева, Яр Чаллы шәһәре, 2нче татар гимназиясе.
Моны белергә кирәк!
Рюкзакны ике лямкасыннан гына тагып йөрергә кирәк. Бер генә ягын җилкәгә асып йөргәннән сколиоз булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев