Нәүрүз бәйрәме
21нче март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча ул Яңа ел бәйрәме.
Бу бәйрәм бик күп илләрдә үткәрелгән һәм төрле җирдә төрлечә аталган. Японнар аны – «риссон», кытайлар – «чуньцзе», славяннар – «масленница», төрки халыклар – «нәүрүз», фарсылар – «яңа ел» дип йөрткәннәр.
Нәүрүз көннәрендә йортан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Бу эшне бик кызыксынып укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмакларын укып, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп, үзләренә күрә күңел ачып йөргәннәр.
Яз килүенә шатлану, салкын кышлар белән саубуллашу, авыл халкының күңелен күтәрү, бераз сыйланып алучылар да күзәтелгән. Нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча таләп иткәннәр:
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер – дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Бу бәйрәмнәрдә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрлечә көч сынашалар. Биюдә, җырда, төрле уеннарда гел Нәүрүзбикә җиңеп чыга.
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! –
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев