Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ничек тә соңга калмаска!

5нче сентябрь — ул соңга калулар көне. Берничә минутка соңга калудан әллә ни зыян булмас. Сәбәбе бар бит!

Укулар башланды... Хәзер инде төшке ашка кадәр йоклап, төн җиткәнче уйнап, көннең теләсә кайсы вакытында теләгән эшеңне эшләп йөреп булмаячак. Әкренләп дөрес режимга ияләнә башлар вакыт. Иртән көн саен билгеле бер вакытта уянырга, китап-дәфтәрләрне барлап, соңга калмыйча мәктәп сукмагын таптарга кирәк. 

Җиңел түгел инде бу, әйеме? Соңга калмасам ярар иде, дигән уй, иманым камил, сезнең дә күңелләрдән китмидер ул, мөгаен. Шулай булырга тиеш тә, пунктуальлек — күркәм гадәт. Әмма ләкин шунысы кызык, кайбер илләрдә соңга калу бер дә куркыныч күренеш саналмый икән. Һәм алар хәтта соңга калу көне дигән бәйрәм дә уйлап тапканнар әле. 

Кыскасы, истә тотыйк, 5нче сентябрь — ул соңга калулар көне. Дөрес, бу көнне тоткарланырга ярамаган ситуацияләр дә булырга мөмкин — поезд яки самолетка соңга калу, урысча әйткәндә, «катастрофа» булачак. Ә башка очракларда, мөгаен, ашыкмыйчарак та йөрергә буладыр безгә. Берничә минутка соңга калудан әллә ни зыян булмас. Сәбәбе бар бит!

Кемнәр уйлап чыгарган...

Чит илләр уйлап тапкан дисәк тә, бу көннең каян һәм ничек килеп чыгуы турында берни билгеле түгел. Ләкин ул интернет ярдәмендә дөньяга таралган.

Кайбер илләрдә очрашуга соңга калу хәтта ки урынлы санала икән. Мәсәлән, Канадада кешенең билгеләнгән вакыттан алдарак килүе, киресенчә, начар билге дип исәпләнә. Кытайда 10 минутка тоткарлану соңга калу дип аталмый да хәтта. Ә Япониядә бер минутка соңару да көтеп торучыны рәнҗетүгә керә. Малайзиядә соңга калу турында алдан кисәтәләр, әмма 5 минутлык тоткарлыкны бер сәгатькә тиң дип саныйлар. Көньяк Кореяда да соңга калу хөрмәт итмәү билгесе дип карала. 

Ашыкмаска өйрәтүче бәйрәм

5нче сентябрьдә һәр кеше йокысы туйганчы йокларга, ашыкмыйча гына иртәнге ашны ашарга һәм тыныч адым белән (ак-караны күрми чапмыйча, ягъни мәсәлән) эшкә яисә укырга барырга тиеш, диелгән әлеге дата турындагы язмада. Кыскасы, бу көнне соңга калу — нормаль күренеш санала. Һәм иң мөһиме — әлеге уйлап табылган бәйрәмнең бер бик файдалы ягы да бар, диләр психологлар — бер көн булса да ашыкмыйча йөрү безгә дөньяның матурлыгын күрергә, күзәтергә мөмкинлек бирә. Юкса, безнең бөтен тормышыбыз ашыгып үтә бит инде, ашыга торгач, гомер узганын сизми дә калачакбыз. 

Соңга калучылар турында 

Соңга калуның сәбәпләре ике төрле булырга мөмкин. Беренчедән, бу үзеңне оештыра алмау, вакытның кадерен белмәү белән бәйле. Ягъни, кеше бик иртә торса да, әйләнеп-тулганып йөреп, йә телефонда хәбәр укып утырып, мәктәпкә соңарырга мөмкин. 

Соңга калуның икенче сәбәбе — йокыдан уяна алмау. Гомумән алганда, кешеләрне ике төркемгә: тургайлар яисә ябалакларга бүлеп йөртәләр. Беренчеләре — иртә ятып, иртә торучылар, ә икенчеләре — соң йокларга ятып, иртән вакытында тора алмый азапланучылар. Әлбәттә, тургай булу яхшы, ләкин практика күрсәткәнчә, ябалаклар, кагыйдә буенча, активлыклары белән аерылып торалар икән. Тирә-юньдәгеләр белән тиз арада уртак тел табалар. Һәм тормышта зуррак нәтиҗәләргә ирешәләр. 

Статистика буенча да, соңга калучыларның күпчелеге — оптимистлар. Алар вак-төяккә борчылмыйлар. 
Соңга калучыларга тиз йөрергә туры килә. Ә бу инде көн саен физкультура ясауга тиң. 

Соңга калырга яратучылар һәртөрле уңайсыз хәлләрдән оста рәвештә чыга ала. Өйрәнеп беткәннәр! 

Азалия Мифтахова
Соңга калырга яратучы кешеләр рәтендә түгел мин үзем. Андый кешеләрне яратмыйм да. Ә инде соңарып барсам, гафу үтенергә тырышам. Соңга калмас өчен, вакытны алдан ук дөрес итеп бүлеп куя белергә кирәктер, минемчә.
Дәрескә соңга калуга килгәндә, алай ук еш туры килми анысы. Тик соңга калынса да, укытучыларыбыз безне аңлый, шуңа күрә ишек шакып, гафу үтенеп, рөхсәт сорап керсәк, борчылырга сәбәп тә калмый.


Фирүзә Ибраһимова

Үзем бар җиргә дә соңга калгалыйм инде мин. Кайвакыт соңга калырга туры килә. Әмма мәктәптә, бар уку дәверендә бик аңлаучан, хәлгә керә белә торган укытучылар укытты мине, алар белән борчылу турында уйламыйсың да. Яңа мәктәптә ничек булыр, белмим. 
Ә болай — соңга калучыларны үз итмим, үзем дә вакытында килеп җитмәсәм, эчемдәге «кортым» ашый башлый. 

Әмир Фәрхуллин
Мин соңга калмаска тырышам. Тик соңга калу төрле факторлар аркасында була ала. Синнән тора торган һәм сиңа бәйле булмаган факторлар бар. Миңа бәйле булмаган фактор аркасында соңга калсам бик читен була. Аннан укытучыларның да төрлесе була. Һәрхәлдә мин укыган мәктәпләрдә төрле реакцияле укытучылар бар иде. Кайберләре бер сүз дә әйтми, беришләре пышылдап кына керергә куша, өченчеләр исә такта янында бастырып сүгә һәм ачудан өчле куя. Сиңа бәйле булмаган сәбәпләрнең килеп чыгачак икәнен белергә кирәк. Ә алар һәр көнне диярлек килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев