Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Күңелле сюрпризлар көне

26нчы октябрьдә күңелле сюрпризлар көне билгеләп үтелә.

Бәйрәмне кем һәм кайчан уйлап тапканы билгеле түгел, ләкин ул бик позитив кеше булган, әлбәттә. Ел саен бәйрәмнең тарафдарлары күбәя, шулай итеп ул киң таралыш ала бара.

Бәйрәмнең исеменнән аңлашылганча, бу көнне кешеләргә (хәтта таныш булмаган кешеләргә дә) бер сәбәпсез төрле сюрпризлар ясау гадәткә кергән. Көтелмәгән бүләк яки игътибар күрсәтү һәркемгә ошый.
Бәйрәмнең көз көне үткәрелүе аеруча әһәмиятле, көзге моңсу чорда бу бәйрәм өстәмә бер шатлык китерә һәм күпләрне елмайта ала.

Бу көнне ниләр эшләргә була? Әлбәттә, иң якын кешеләр өчен сюрпризлардан башлагыз - якыннар, әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр, дуслар өчен.

Һәм бу һичшиксез кыйммәтле бүләк булырга тиеш дигән сүз түгел. Хәерле иртә теләү, чәйгә тәмле шоколад бүләк итү, яхшы теләкләр белән әти-әниеңә шалтырату яки урамдагы очраклы кешегә елмаю гына да сезнең якын-тирәдәгеләргә бик зур шатлык һәм күңелле кичерешләр бирә ала.

Әгәр дә сез ниндидер "глобаль" эшләр башкарырга телисез икән - күптән күрмәгән дусларыгызга шалтыратыгыз, якын кешегезне очрашуга чакырыгыз, урамда очраган өлкән кешеләргә сумкасын күтәрергә яки юл аша чыгарга булышыгыз,  хезмәттәшләрегезне торт яки башка күңелле сюрприз белән сөендерегез. Иң мөһиме, болар чын күңелдән эшләнгән булырга тиеш. Бүләкләр бирү аларны кабул итүгә караганда күңеллерәк дип әйтәләр бит. Димәк, үзегезнең күңелегез дә канәгатьлек хисе белән тулыр.

Тормыш күрсәткәнчә, изгелек кешегә меңе белән әйләнеп кайта. Аннан соң, яхшы эшләр башкаруның кәефене күтәрүе һәм иммунитетыны ныгытуы да билгеле.

Чыннан да, хәзерге заманның тизлеге, стресслары, тискәре мәгълүмат ташкыны эчендә кешеләргә гадәти елмаю һәм ярдәмчеллек җитми. Күңелле сюрпризлар көне игелекле булуның оят түгеллеген аңлатучы бәйрәм. Һәркемнең тормышында күңеллерәк сюрпризлар ешрак булсын!


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев