Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

«Көнбагыш»ның чираттагы чыгарылышы – шырпыдан ясалган корабльләр көне

30нчы март – шырпыдан ясалган корабльләр көне.

Бүген 30нчы март. Бүген беләсезме нинди көн? Бүген шырпыдан ясалган корабльләр көне икән.

Гап-гади шырпыдан нинди матур корабльләр, крейсерлар, йортлар, мәчетләр, музыка кораллары һәм башка бик күп төрле шедеврлар тудырырга мөмкин икән. Алар чын мәгънәсендә шедевр, чөнки ориганалдан бары тик кечкенә булуы белән генә аерылып торалар.  

Мондый миниатюр төзелмәләр ясау белән кешеләр борынгыдан ук шөгыльләнгән.Табылган төрле казылмалар арасында  моннан 6000 ел  ясалганнары да очраган.

Ә Россиядә 300 ел элек Петр I заманында ясалган мини-корабль модельләрен хәзер Санкт-Петербург шәһәрендә музейда күреп була.

Мондый экспонатларны фотодан караганда да шаккатырлык бит, ә аны чынлыкта күрү тагын да кызыграктыр.

Шырпыдан нәрсәдер ясауга кайбер кешеләр үзләренең бөтен гомерләрен багышлаганнар. Мәсәлән, Англиядән Фил Уоррен 60 ел буе 400 корабль моделеннән  торган флот төзегән. Бер корабльгә 1500 шырпы кулланып, 1 ай буе ясый торган булган.

Америкалы Уэйн Куси коллекциясендәге иң зур экспонат «Королева Мария» судносы була. Аның озынлыгы – 7, биеклеге – 2, киңлеге – 1 метр була.

 Дэвид Рейнольдс үзенең 20 суднодан торган флотына 250 мең шырпы һәм 10 мең сәгать вакытын сарыф итә. Анда «Титаник», «Виктория», «Королева Мария» кебек танылган судноларның модельләре була.

Хәзерге көндә мондый кечкенә, оригиналдагы һәр детальне төгәл исәпкә алган модельләрне ясау өчен агачтан эшләнгән әзер комплектлар бар. Сез дә үзегезнең шәхси кораблегезне булдыра аласыз. Бу бик тә мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль.

Ә менә безнең өйдә менә шундый шырпыдан ясалган мәчет моделе бар. Аны кечкенә чагында әтием ясаган. Чынлап та нинди төгәллек, күпме сабырлык кирәк булган бу эшкә. Максатына ирешү өчен нинди түземлек, яхшы мәгънәсендә кирелек белән эшен ахырына хәтле җиткергән.

Шуңа күрә, 30нчы март көнен Шырпыдан корабльләр ясау көне дип туры мәгънәсендә генә аңларга кирәкмидер, ә тирәнрәк мәгънә бирергә кирәктер. Бу – максатына ирешүдә ныклык, сабырлык саклаучылар көне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев