Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара көлү көне

Халыкара көлү көне ел саен 14нче апрельдә үткәрелә.

Ул Россиягә караганда Европа илләрендә һәм АКШта киңрәк таралган. Әлеге илләрдә бу көнне халык алдында комиклар чыгыш ясый һәм башка күңел ачу чаралары уза. Телевидение күңел ачу тапшырулары, комедия сериаллары һәм фильмнарны күбрәк күрсәтә. Бу бәйрәм кеше тормышында көлүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын искәртер өчен уйлап табылган.

Галимнәр раслаганча, нәкъ менә көлә белү сәләте безнең ерак ата-бабаларыбызга авыр шартларда исән калырга ярдәм иткән.

Көлүнең файдасы бик күп:

  • стрессны киметә;
  • үз-үзеңә ышанычны һәм оптимизмны арттыра,
  • үзгәрешләргә каршылыкны киметә;
  • ябыгырга ярдәм итә;
  • иҗади сәләткә уңай йогынты ясый;
  • баш миенең ике ярымшары эшен көйли;
  • проблемаларны хәл итә белү сәләтен арттыра;
  • сулыш функциясен көйли;
  • кан басымын нормага китерә.

Көлү көлүчеләрнең дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә кәефен күтәрә. Бергәләшеп көлүнең коллективны берләштерүе исбатланган.

Еш кына мәзәкләрдән көлә һәм үзләре дә шаярта белә торган кешеләр, аралашучан булалар, аларның дуслары күп була. Шуңа күрә кеше алдында көлүдән курыкмаска кирәк, бу бит аралашу алымнарының берсе.

Әлбәттә, безнең илдә кирәксә кирәкмәсә дә көлүчеләргә, күңел ачучыларга бик сак карыйлар. Безгә вак-төякләргә дә сөенергә өйрәнергә кирәк әле. Бу көнне яраткан комедияләрне карарга (дусларың белән, яисә үзең генә), мәзәкләр, кызыклы китаплар укырга, юмористик тамашалар карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев