Реклама
Икенче төрле исеме - эспрессо көне.
Каһвә – цивилизацияле дөньяның иң яраткан эчемлеге.
Томас Джефферсон
Халыкара каһвә көне ел саен 17нче апрельдә билгеләп үтелә. Бу датаны итальяннар билгеләгән. Аларда бу бәйрәм эспрессо көне дип атала.
Халыкара каһвә көне - бу көнне берничә минут булса да яраткан эчемлегеңә игътибар бирү, аның затлы тәме белән дөнья мәшәкатьләрен онытып тору өчен сәбәп.
Каһвәнең тарихы
Риваятьләр буенча, Хәбәшстанда кәҗәләр көтүче Калди яшәгән, ди.
Ул бервакыт кәҗәләрнең билгеле бер агачның җиләк-җимешләрен һәм яфракларын ашаганнан соң, гадәттән тыш тере булуларын һәм төнлә йокламавын сизеп ала.
Калди бу фикерен җирле монастырь башлыгы белән уртаклаша һәм файдалы тәкъдим әйтә. Шуннан соң монахлар шушы эчемлекне эчә башлыйлар һәм төнге гыйбадәт вакытында аларның йокылары килми. Бу хәл якынча безнең эрага кадәр IX йөздә була.
Соңрак каһвә кешелекнең яраткан эчемлегенә әверелә.
Кызыклы фактлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз