Казан ханлыгына сәяхәт
15 октябрь - Хәтер көне.
Без – бай тарихлы халык. Бик күп данлы сәхифәләребез арасында Казан ханлыгы чоры аерым урын били.
Казан ханлыгы (1438-1552 елларда, кайбер чыганакларда – 1445-1552 елларда) Урта Иделдә зур мәйданны биләп торган. Көнчыгыш чиге Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан. Көньякта Нугай Урдасының киң далалары җәелеп киткән. Көнбатыш чиктә Сура елгасы аккан, ә төньяк чик Нократ һәм Кама елгалары буендагы тайга урманнарына кадәр сузылган булган.
И Казан, нурлы Казан...
Дәүләтнең төп халкы татарлар булган. Алардан башка, чуаш, мари, мукшы, удмурт һәм башкортлар да яшәгән. Ханлыкның үзәк җирләре – Казан арты һәм Иделнең көнбатышындагы Тау ягы. Башкаласы – Казан, кечерәк шәһәр һәм ныгытмалары: Арча, Алат, Иске Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Тәтеш.
Диван белән киңәш корып...
Дәүләт җитәкчесе булып Чыңгыз нәселеннән булган хан торган. Беренче хан Олуг Мөхәммәт (кайбер чыганаклар буенча – аның улы Мәхмүтәк). Аның якын киңәшчеләре – әмирләр гаскәр белән җитәкчелек иткәннәр. Җитди мәсьәләләрдә Хан Диван белән киңәшә торган булган. Сүз, билгеле, без ятып ял итә торган турында бармый. Бер төркем күренекле кешеләр җыелышып киңәшмә үткәрә торган булганнар. Менә шул оешма Диван (совет, шура мәгънәсендә) дип аталган.
Ә корылтай иң авыр вакытларда гына җыелган. Анда руханилар, гаскәриләр һәм гади халык катнашкан.
Казан – сәүдә шәһәре
Казан ханлыгында сәүдә, бигрәк тә тышкы сәүдә зур роль уйнаган. Татар сәүдәгәрләре Мәскәү Русе, Кавказ һәм Урта Азия, хәтта Көнбатыш Европа илләре белән тыгыз элемтәдә торганнар. Иделнең Казанга якын Кунак (Гостиный) утравында ел саен даны еракларга таралган Казан ярминкәсе уздырылган. Шул заманның бер кешесе: «Казанга бөтен Рус иленнән бай сәүдәгәрләр һәм ерактан бик күп чит ил кешеләре җыелып килә һәм кыйммәтле товарлар белән күпләп сату итә», – дип язып калдырган. Сәүдәгәрләр «Бохарадан, Шемахадан, һәм дә төрекләр, әрмәннәр иленнән, һәм дә башка илләрдән» килеп йөргән. Чит ил сәяхәтчеләре дә рус елъязмачыларының сүзен раслый. «Казан – сәүдә шәһәре, – дип язып калдырган XV гасырда яшәгән Венеция сәүдәгәре Иосафато Барбаро. – Аннан ифрат күп санда мех чыгарыла, алар Мәскәүгә, Польшага, Пруссиягә һәм Фландриягә китә». XVI гасыр башында яшәгән Австрия дипломаты Сигизмунд Герберштейн Казанга «Әстерхан, шулай ук Фарсы һәм Әрмәнстан базарларыннан сәүдәгәрләр» килүе турында хәбәр итә.
Кол-Шәриф
Казан ханлыгының төп дине булып ислам саналган. Мөселманнар белән сәет җитәкчелек иткән. Иң данлыклы сәетләрнең берсе – Кол-Шәриф. Ул Казан ханлыгында зур урын тоткан, сәясәтче буларак, дәүләт эшендә катнашкан.
2005 елның 24нче июнендә Казанның меңьеллыгына Кол-Шәриф мәчете кабаттан торгызыла. Аның сигез манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, Идел буе болгарларында уңыш символы – ләлә чәчәге белән бизәлгән.
«Казан таҗы»
Казан ханлыгы чоры ядкарьләреннән иң әһәмиятлесе – югары дәрәҗәдәге ювелирлык техникасы белән эшләнгән «Казан бүреге». Ул Мәскәү кремленең Кораллар палатасында саклана. «Борынгы Русия Музеумының тарихи аңлатма»сында (1807 ел) түбәндәгеләрне укырга була: «Бүрек, патша таҗы яки Казан таҗы, каралтылган көмешле алтыннан эшләнгән, энҗе һәм башка зиннәтле ташлар белән бизәлгән. Аңарда 1 якут ташы, 12 ал яхонт бөртеге, 30 фирүзә, 14 энҗе бөртеге, 22 лалә... патшаның хәзинәләр саклавычына 1552 елда керде».
Сөембикә-ханбикә
Сөембикә – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе. Казанда ханбикә исеме белән ике истәлекле урын бар. Сөембикә манарасы һәм Сөембикә бакчасы. Бакча Урта Кабан буенда, хәзерге Архиерей дачасы урнашкан җирдә булган. Сөембикә бөтен туган-тумачасы белән җәй көннәрендә монда ял иткән.
Казанда салынган барлык манараларга да документ бар, ә Сөембикә манарасына табылмаган. Сөембикәнең «Хан каберенә кордырдым манара» дигән язуы билгеле. Шуңа таянып, аны Сафагәрәй каберенә корылган манара дигән фараз да бар.
1990 елда бу гүзәл манара өстендәге ай торгызылды. Татар халкы ел саен манара янына Коръән укырга йөри, шунда җыелып Хәтер көнен үткәрә.
Казан Кремле серләре
1.«Кремль» атамасы татарча нинди сүздән килеп чыккан? («Кирмән»)
2. Казанга нигез итеп беренче таш кайда салынган? (Кремльдә.)
3. Кремльнең Спас манарасы кайда урнашкан? (Беренче Май мәйданында.)
4. Казан Кремленең кайсы манарасына йолдыз куелган? (Спас манарасына.)
5. «Бу шәһәрнең Мәскәүдән кала беренче урында торуы бәхәссез. Казанның зур патшалык башкаласы булуы күренеп тора» дигән сүзләрне кем әйткән? (Екатерина II.)
6. Казан шәһәренең иң бөек ноктасы кайда? (Сөембикә манарасының җиденче ярусы санала.)
7. Кремль стеналары буйлап сәяхәт иткәндә күпме юл үтелә? (1750 м)
Лилия Фәттахова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев