Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кайнар шоколад көне

Кайнар шоколад - бөтен дөньяга киң таралган татлы эчемлек. Аңа хәтта календарь битләрендә көн дә багышлаганнар. Кышның беренче аеның соңгы көне - 31нче гыйнварда нинди бәйрәм билгеләп үтәләр дисәгез, белеп торыгыз: кайнар шоколад көне!

Аны иң беренчеләрдән булып Көньяк Америкада яшәгән борынгы кабиләләр уйлап тапканнар. Дөрес, бу кайнар шоколадның хәзерге вакыттагы варианты белән уртаклыгы аз. Ул вакытта кайнар шоколадның ачы тәме булган. Берникадәр вакыттан соң испаннар кайнар шоколадның сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын, организмның эшчәнлеген яхшы стимуллаштыруын һәм кәефне яхшыртуын ачыклаганнар. Шул вакыттан кайнар шоколад сәламәтлек өчен мөһим продукт булып санала башлаган.

 

Шоколад турында берничә кызыклы факт

1. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималлыгы 37%ка кими.
2. Кәефне күтәрә, баш миендәге серотонин матдәсен арттыра.
3. Ирләргә инфаркт булу куркынычын 17%ка киметә.
4. Италия галимнәре раславынча, атнасына ике тапкыр шоколад ашаган кешеләр акылга җиңеләю авыруы белән сирәк очраша.
5. Тамак ачуны баса. 10 гр шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле.
6. Шоколад яратучылар озаграк яши.
7. Бер кисәк шоколад кабып куйсаң, математик гамәлләр җиңелрәк чишелә, яхшырак уйланыла.
8. Бер чынаяк кайнар шоколад тамак авыртуын бетерә һәм йөткерү рефлексын киметә.
9. Статистика буенча, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев