Интернетсыз бер көн
28нче гыйнварда Халыкара интернетсыз көн билгеләп үтелә.
Дуслар, белмәсәгез, белеп калыгыз: 28нче гыйнварда Халыкара интернетсыз көн билгеләп үтелә. Дөресрәге, ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә уза ул.
Максаты — халыкны бер генә көнгә булса да виртуаль тормыштан — компьютер, телефон, планшетлар дөньясыннан тулаем йолып алу. Эшләре турыдан-туры интернетка бәйле булгач, көне-төне шунда кайберәүләр. Интернет белән уяналар, шуның белән йокларга яталар.
Интернетсыз яшәп буламы? Дусмы-дошманмы ул безгә? Хет бер көн интернет челтәренә кермичә тора аласызмы? Шул уңайдан фикер алышабыз.
Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбе.
Хәзерге вакытта кеше үз гомерен интернетсыз күз алдына китерә алмый. Әмма гасырлар буе ансыз яшәгәннәр бит әле! Әйтик, кәгазь хатны зарыгып көтеп, аны рәхәтләнеп уку, дустыңа җавап язулар күпкә кызыграк иде. Интернетның плюслары да шактый, әлбәттә. Ул — иң алдынгы мәгълүмат чыганагы.
Гөльяр Шәемова, Казан шәһәре, СОлНЦе мәктәбе.
Әлбәттә, интернетның файдасы да, зыяны да бар. Уку, аралашу, кирәкле мәгълүмат һәм танышулар дигәндә, дөньяви челтәр — менә дигән булышчы.
Ләкин интернетта вакыт уздырганда, сак булырга кирәк. Күпкә китсә — чынбарлык белән элемтәне югалтып, файдасыз әйберләргә бирелеп китү ихтималы да юк түгел. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш.
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Җәнлек совхозы мәктәбе.
Интернет бик җайлы, кирәк чакта эшеңне шалт кына эшләп атасың. Кайбер зыянлы якларын да сизәбез инде: әллә нинди банклардан, тагын әллә кайлардан теләсә кем шалтырата, алырга да, алмаска да белмәссең. Без, укучылар, интернет белән бәйле күп кенә мөмкинлекләрне һәм тыюларны да белеп бетермибез әле.
Чулпан Зарипова, Чаллы шәһәре, 24нче урта мәктәп.
Көннәр буе телефонда утырганым юк. Мәктәпкә беркайчан да аны алып бармыйм. Укудан соң гына кулга алам телефонны. Телефонсыз бер-ике көн торган бар. Сагындыра башлый.
Алмаз Мөхәммәтзәкиев, Чаллы шәһәре, 18нче урта мәктәп.
Кайчак кешеләр бер-берсен күрмиләр һәм ишетмиләр. Компания белән җыелгач та, кайберсе телефонга төбәлеп утыра. Бу бер дә матур күренеш түгел. Авылга кайткач, телефонсыз яши алам. Чөнки анда телефоннан да кызыграк шөгыльләр, эшләр бар. Еш кына балыкка йөрим. Су керергә яратам. Әби-бабама булышканда да, телефон турында онытам.
Белгечләр сүзе
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең сораштырулары буенча, яшүсмерләрнең 98 проценты интернетта көн саен утыра. Алар уртача 4 сәгатьтән артык вакытларын нәкъ менә виртуаль дөньяда уздыралар икән.Психологлар әйтүенчә, интернетка кызыгып, буш вакыт чыккан саен кесә телефонына үреләсез икән, димәк, сездә бәйлелекнең җиңел формасы бар. Ә инде Wi-Fi тотмаганда, телефоныгыз өйдә онытылып калганда яки югалганда, паникага биреләсез икән, интернетсыз яшәү сезгә бик авыр.
Күз табиблары фикеренчә, көне-төне экранга текәлеп утыру күзләрнең үткерлеген киметә. Мәктәп тәмамлаганда, 80 процент укучының ерактан күзе күрми башлый.
Телефонны сүндерәм дә, селфисыз гына кышкы табигать белән хозурланырга чыгып китәм әле бу ялларда. Хәбәр салмыйча гына, дусларыма кунакка да барып кайтам. Күзгә күз очрашып, җанлы аралашуга ни җитә?! Телефон да миннән бераз ял итәр...
Лариса Шәемова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев