Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иң яшь уйлап табучылар көне

17нче гыйнвар дөнья күләмендә Балалар уйлап табулары көне буларак билгеләп үтелә.

Су чаңгыларын, мехлы «колак»-наушникларны, җиләк-җимештән ясалган туңдырмаларны нинди уртак үзенчәлек берләштерә дип уйлыйсыз? Хикмәт шунда — аларның барысын да балалар уйлап тапкан икән.

Бу бәйрәм танылган шәхес, Америка галиме, сәясәтчесе Бенджамин Франклинның туган көненә туры китереп үткәрелә башлаган. Беренче ачышын — аякка бәйләнгән йөзгеч такталарны (ластларны) Франклин 1718 елда нибары 12 яшендә уйлап тапкан. Ул бервакыт аякларына такталар бәйләп йөзгән һәм нәтиҗәдә иптәшләрен әллә кая артта калдырып киткән.

Шулай ук америкалы 13 яшьлек Бенни Бенсон 1926 елда үзенең эскизы белән Алясканың Дәүләт флагы бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган.

Бүген без яратып уйный торган батутны да балалар уйлап тапкан бит. Әлеге идея 1930 елда 16 яшьлек Джордж Ниссенның гимнастлар катнашкан спорт бәйгеләрен карап утырганда башына килгән. Ачыш өчен тимер рамнар һәм эластик тукыма кулланыла. Тукыма рамга пружина белән тарттырып куела. Ниссен уйлап тапкан батут бүгенге көндә тышкы яктан үзгәрмәгән һәм бөтен дөньяга таралган.

17 гыйнвар — Халыкара Уйлап табучы балалар — яшь генийлар көне икән. Бүген планетаның теләсә кайсы почмагында кулланыла торган бик күп шәп әйберләр балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан уйлап чыгарылган. Мехтан колакчыннар, пластилин, җиләк-җимеш туңдырмасы, уенчык машина, батут, су чаңгысы, кар машинасы, смартфоннар өчен «зарядка», акыллы домофон, яман авырудан тестер — боларның барысын да нәкъ менә сезнең кебек балалар уйлап тапкан. 

Бәйрәм традицияләре

Бу көн күренекле америкалы — дәүләт эшлеклесе, дипломат, галим, уйлап табучы, журналист Бенджамин Франклинның туган көне белән бәйле. Яшь гений 1718 елда 12 яшендә үк суда йөзгәндә аякка кияр өчен җайланма (ластларны) уйлап тапкан. Ул тизрәк йөзәсе килеп, аякларына такталар бәйләгән һәм нәтиҗәдә иптәшләрен әллә кая артта калдырып киткән. Бенджамин Франклин әле тагын дистәләгән ачыш ясаган. Аларның барысы да кулланышка кергән һәм халыкка бик ярдәм иткән.

Шулай ук америкалы 13 яшьлек Бенни Бенсон 1926 елда үзенең эскизы белән Алясканың Дәүләт флагы бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган.

Бүген без яратып уйный торган батутны да балалар уйлап тапкан бит. Әлеге идея 1930 елда 16 яшьлек Джордж Ниссенның гимнастлар катнашкан спорт бәйгеләрен карап утырганда башына килгән.

Иң талантлы уйлап табучыларны билгеләү өчен, ел саен Халыкара «Генийлар олимпиадасы» үткәрелә. Аның төп юнәлешләре: табигый фәннәр, робототехника, бизнес, сәнгать. Бәйгеләрдә дөньяның 75тән артык иленнән балалар катнаша. 

Россиядә Балалар уйлап табулары көне уңаеннан төрле күргәзмәләр, семинарлар, бәйгеләр һәм мастер-класслар оештырыла. Яшь генийлар үзләренең иң яхшы эшләрен күрсәтәләр, киләчәккә планнары, идеяләре белән уртаклашалар. 

Кызыклы фактлар

Ел саен балалар һәм яшүсмерләр электроника, медицина, мәгариф, көнкүрешкә кагылышлы ярты миллионга якын ачыш ясый. 

Космонавтлар өчен су таләп итми торган теш щеткасын, сукырлар өчен GPSлы таякны, яңгыр электр станциясен нәкъ менә Россия балалары уйлап тапкан.

Безнең эрага кадәр 3000 елда Кытай императорының 14 яшьлек кызы Си Лин Ши ефәк ясау ысулын уйлап чыгара.

Иң күренекле ачышлар

Кар машинасы

1922 елда 15 яшьлек канадалы Жозеф-Арману Бомбардье механик чана — кар машинасы ясый. Аңа әтисе иске «Форд» машинасы бүләк иткән була. Ул автомобильне сүтә дә дөньяда иң беренче кар машинасы — ике кешелек чана ясый. Конструкциягә двигатель ярдәмендә әйләнүче пропеллер урнаштыра. Вакыт узгач, ул кар машинасын тагын да камилләштерә. 

Җиләк-җимешле туңдырма

1905 елда 11 яшьлек америкалы Фрэнк Эпперсон уйлап чыгарган аны. Беркөнне ул урамда газлы су һәм агач кашык салынган стаканын онытып калдыра. Иртән суның катканын күрә. Туңган эчемлекне кашыгы белән тартып чыгара да ашап куя. 1923 елда Эпперсон таякчыкта туңдырылган бозга патент ала, ул җиләк-җимеш туңдырмасы дип атала.

Брайль шрифты

1825 елда 15 яшьлек Луи Брайль тактиль шрифт уйлап чыгарган. Ул сукыр кешеләргә яңадан укырга һәм язарга өйрәнергә мөмкинлек биргән. Луи үзе өч яшендә әтисенең остаханәсендә алган ярасы аркасында сукырайган. Аның ачышы бик күпләрдә яшәүгә өмет уяткан.

Мехтан колакчыннар

1873 елда 15 яшьлек Честер Гринвуд тиредән җылы колакчыннар уйлап таба. Идея тимераякта шуганда туа. Аны тормышка ашыруда әбисе ярдәм итә. Үсмер башлык кияргә яратмый, колаклары өшемәсен өчен, әбисеннән колакчыннарның тышкы ягына — кондыз мехы, ә эченә бәрхет тектерә. 1877 елның 13 мартында бу ачышка патент алына.

Иң яшь генийлар

  • 1960 елда сигез һәм тугыз яшьлек Тереза һәм Мэри Томпсоннар кояш энергиясенә ия «кояш палаткасы» уйлап табалар.
  • 1963 елда 6 яшьлек америкалы Роберт Патч уенчык йөк машинасының моделен ясаган һәм хәтта патент алган. 
  • 1968 елда 10 яшьлек америкалы Бетти Гэллоуэй сабын куыклары чыгаручы уенчык уйлап таба.
  • 1986 елда 5 яшьлек Кэти Хардинг урамдагы юеш пычракны ачыклау өчен җайланма ясый.
  • 1992 елда 10 яшьлек Джини Лоу балалар өчен җиңел генә җыела торган кечкенә урындык уйлап чыгара.

Смартфоннар өчен «зарядка»

Балалар соңгы елларда да фантазиягә бай булулары белән шаккаттыралар. 2013 елда Калифорниядә яшәүче 17 яшьлек мәктәп укучысы Эйша Кхаре смартфоннарны тиз арада корырга мөмкинлек бирә торган җайланма әзерләгән. Иң кызыгы — ул моны үзенә кирәк булган өчен эшләгән. 

14 яшьлек Джек Андракның якын дусты рактан үлгән. Бу вакыйга малайга шулкадәр нык тәэсир иткән ки, ул 7 ай буе лабораториядән чыкмыйча, рак белән авыручыларга чирнең башлангыч чорында ук диагноз куярга мөмкинлек бирә торган тестер уйлап тапкан.

Акыллы домофон

Безнекеләр дә кимен куймый! 17 яшьлек Сергей Лукьянов 2014 елда кылый күзлелекне дәвалау ысулы тәкъдим иткән. 13 яшьлек Катя Трушева космик корабльнең яңа төрен уйлап тапкан.

Ә Яшел Үзән шәһәреннән Илдар Гайнанов акыллы домофон иҗат иткән. Домофон әлеге подъездда яшәүчеләргә һава торышын яисә кайнар суның туктатылуын, яисә янгын куркынычын хәбәр итәргә мөмкин.

КАИ студентлары исә акча китерә торган җайланма — антирадарлар да сизә алмый торган радар («Автодория») уйлап тапканнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре күңеленә бик хуш килгән бу җайланма тиз арада кулланылышка кереп тә киткән.

Менә шулай, дуслар. Иң оста, зирәк уйлап табучылар, фантазерлар бит сез! Тирә-юньгә һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Табигатьне яратыгыз. Иҗат итегез! Сезне дә әллә нинди шаккатмалы ачышлар көтәдер әле. Кыю һәм тапкыр булырга гына кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев