Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Гади, очсыз, зыянсыз...

Велосипед — иң гади, очсыз, сәламәтлеккә файдалы һәм экологик яктан зыянсыз транспорт чарасы.

23нче апрель көнне Россиядә Велосипедчылар көнен билгеләп үттеләр. Ул 2007 елдан уздырыла. Бу көнне велосипедта йөрергә яратучылар велопоходка чыга, велоярышлар оештыра.

Сораштырулар буенча, велосипедны 19нчы гасырның иң бөек ачышы, дип саныйлар. Велосипед — иң гади, очсыз, сәламәтлеккә файдалы һәм экологик яктан зыянсыз транспорт чарасы.

Тарихка күз салсак, ике тәгәрмәчле тимер велосипедны 1801 елда Урал якларындагы Верхотурье авылының крепостной крестьяны Ефим Артамонов уйлап чыгарган икән. Конструкциянең алгы тәгәрмәче кеше буе хәтле, арткысы күпкә кечкенә булган. Утыргычы һәм руле исә агачтан ясалган.

Гаҗәеп ачышы өчен Артамонов гаиләсе белән крепостной бәйлелектән азат ителгән, ди. Беренче велосипед Түбән Тагил шәһәренең туган як музеенда саклана, имеш.

Велосипедта йөрү сезоны ачылды, дуслар. Ә син велосипедта йөрергә әзерме? 
Велосипедың төзекме? Саклагыч киемнәрең (шлем, тез һәм терсәкләрне саклагычлар) бармы? Киемеңә һәм велосипедыңа яктылык кайтаргыч элементлар куйдыңмы? 
Иң мөһиме: велосипедта йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?


Афоризмнар
Тормыш велосипедта йөргән кебек. Тигезлекне саклап калу өчен, син хәрәкәтләнергә тиеш. Альберт Эйнштейн.

Велосипедта йөрүче кешене күргәч, мин кешелекнең киләчәге өчен курыкмыйм. Марк Твен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев