Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чыршы уенчыклары бүләк итү көне

25нче декабрь — бер-береңә чыршы уенчыклары-шарлар бүләк итү көне икән, дуслар.

25нче декабрь — бер-береңә чыршы уенчыклары-шарлар бүләк итү көне икән, дуслар. 

Чыршы бизәү тарихы Европада башлана. 1700 елда Петр Беренче бу традицияне Россиягә алып кайта. Яңа ел чыршысын төрле җиләк-җимеш, чикләвек, кәнфит, печенье белән бизиләр. 

1848 елда Германиянең Лауша шәһәрендә хәзерге чыршы уенчыкларына охшаган искиткеч матур пыяла шарлар ясый башлыйлар. 

27нче декабрьдә дөньяда кәгазьдән кар бөртекләре ясау көне билгеләп үтелә. Әкияти кар бөртекләре белән тәрәзәләрне бизиләр.

Кар бөртекләрен кисү сәнгате 105 елда Кытайда Цай Лунь кәгазь уйлап тапкач барлыкка килгән, дип санала. Россиядә кар бөртекләре ясау кәгазь пәйда булганчы ук туган, диләр. Каен тузыннан ясаганнар аларны. 

Дуслар, ә сез беләсезме?

Җир шарында яшәүчеләрнең 50% ы чын карны беркайчан да күрмәгән. 
Кар бөртекләренең 95% ы һавадан тора. 

1949 елда Сахара чүлендә ярты сәгать кар яуганлыгы билгеле.
Япониянең Хоккайдо утравында кар бөртекләре музее бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев