Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чәй эчү көне

20нче сентябрь – чәй эчү көне. Көн дә чәй эчәбез бит, бу ни дигән сүз дип аптырамагыз.

Кинәт кенә чәй эчү теләге барлыкка килеп, чәй церемониясен үзгәртүне таләп иткән көн бу. Бакчада, балконда, ишегалдында, елга буенда... күршең белән, очраклы таныш белән, яки дусларың белән эчәргә була чәйне. Тик гадәттәгечә генә булмасын! Иң мөһиме – көзге моңсурак көннәрдә күңелләрне күтәрерлек чәйләп алу булсын ул.

Аз-маз тарих

Чәйне культура буларак VII гасыр башында Кытайда үстерә башлыйлар, XIX гасырның уртасына кадәр чәй бары тик анда гына үскән. Үстерү серләрен дә кытайлар нык яшереп саклаган.

Чәй плантацияләрендә биеклеге 1 метрдан артык булмаган куаклар ел дәвамында яшел булып утыралар. Куакның бары тик очыннан гына яшь нәфис яфракларын җыялар, киптерәләр. Шуңа күрә чәй «яшь яфракчык» дип тәрҗемә дә ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев