Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүген аюлар кышкы йокыга тала торган көн

13 декабрь – Аюлар көне. Бу көнне алар кышкы йокыга китә дип санала.

13 декабрь – Аюлар көне. Бу көнне алар кышкы йокыга китә дип санала. Һәм аюның йокысы якынча 200 көн дәвам итә дип исәпләнә. 

Дөньяда бары тик 7 төр аю гына калган һәм алар барысы да дәүләт дәрәҗәсендә саклана. Безнең илдә ак һәм коңгырт аюлар яши. Ак аюның авырлыгы 400-500 килограммга җитә, кайберләре 700-800 килограммлы (чагышыру өчен, юлбарыслар уртача 200-250 килограмм авырлыкта) була. Алар 3 метргача үсә, тырнаклары 10 сантиметрга җитә.

Русия урманнарында яшәүче коңгырт аю 2 метрга кадәр үсә. Ә иң кечкенә аю – Малайя аюы санала. Аның авырлыгы – бары 30-60 кг, ә озынлыгы – 1,5 метр тирәсе. Аюлар уртача 25-40 ел яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев