Көмеш кыңгырау

Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокуклары көне

Дөнья китапка охшаш, үз илен генә белгән кеше, аның беренче битен генә укыган дигән сүз. Джордж Байрон

Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокуклары көне ел саен 23нче апрельдә билгеләп үтелә. Бу көн очраклы гына сайланмаган, чөнки ул дөнья әдәбияты өчен символик көн.

1616 елның 23нче апрелендә Уильям Шекспир, Мигель Сервантес һәм Инка Гарсиласо де ла Вега кебек танылган язучылар вафат булган. Бу дата шулай ук башка танылган авторлар, мәсәлән, Владимир Набоков, Морис Дрюон һәм башкаларның туган яки вафат булган көне.

Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокуклары көне Парижда 1995 елда үткәрелгән ЮНЕСКО Генераль конференциясе кысаларында кабул ителгән. Ә бөтен дөньяда аны 1996 елдан бирле билгеләп үтәләр.

Бу бәйрәм белән китапханәчеләрне, язучыларны, журналистларны, китап кибете һәм нәшрият хезмәткәрләрен, шулай ук китап сөючеләрне котларга мөмкин.

Бу бәйрәмне оештыру тәкъдимен Халыкара китап басучылар ассоциациясе әгъзалары керткән. Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокуклары көне безнең тормышыбызда китапларның әһәмиятен ассызыклау һәм барлык китап авторларына хөрмәт күрсәтү максатыннан билгеләп үтелә. Моннан тыш, әлеге бәйрәмне гамәлгә куючылар кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне китап укуга тарту максатын да куйганнар.

Шул ук вакытта балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбиятта дуслык һәм татулык, толерантлыкны пропагандалауга актив өлеш керткән өчен ЮНЕСКО премиясе дә гамәлгә куела һәм тапшырыла башлый.

Китаплар кешеләр өчен белем алу чыганагы гына түгел, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр белән танышу мөмкинлеге дә. Алар безне матурлыкны һәм иҗатны аңларга өйрәтәләр. Китапны мәгълүмат чыганыгы, шулай ук мәгариф һәм иҗатның нигезе дип атарга була.

Китаплар аркылы һәр мәдәниятнең үзе турында замандашларына гына түгел, киләчәк буыннарга да сөйләү мөмкинлеге бар. Ул безне төрле ил халыкларының тормышы һәм тарихы белән таныштыра.

Бу бәйрәм белән бәйле тагын бер кызыклы традиция бар.

2001 елдан бирле ел саен 23нче апрельдә дөнья шәһәрләренең берсенә нәкъ бер елга дөньякүләм китап башкаласы исеме бирелә. Ел дәвамында сайлап алынган шәһәрдә уку һәм белем бирүне популярлаштыруга, шулай ук халыкны әдәби иҗатның белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар уза.

2020 елда Бөтендөнья китап башкаласы дип Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәре аталды. Аны консультатив комитет киңәше нигезендә ЮНЕСКОның генераль директоры Одри Азуле игълан итте. 

Куала Лумпур 2001 елдан бирле 20нче Бөтендөнья китап башкаласы.

Элегрәк бу исемгә лаек булган шәһәрләр: Мадрид (Испания, 2001 ел), Александрия (Мисыр, 2002 ел), Нью-Дели (Һиндстан, 2003 ел), Антверпен (2004 ел), Монреаль (2005 ел), Турин (2006 ел), Богота (2007 ел), Амстердам (2008 ел), Бейрут (2009 ел), Любляна (2010 ел.), Буэнос-Айрес (2011 ел), Ереван (2012 ел), Бангкок (2013 ел), Порт-Харкорт (2014 ел), Инчхон (2015 ел), Вроцлав (2016 ел),   Конакри (2017), Шарджи (2019 ел) Афины (2018 ел).

Әлеге исемне бирү - шәһәрнең китап нәшер итү һәм укуны үстерүгә ярдәм итү теләген, шулай ук китап бастыру эшендә төп партнерлар арасында хезмәттәшлекне дәлилләү.

Нәрсә ул авторлык хокукы

Авторлык хокукы- теләсә кайсы иҗади һөнәрнең аерылгысыз өлеше. Менә аның турында берничә кызыклы факт:

1. Дөньяда авторлык хокукы турындагы беренче закон Англиядә 1710 елда барлыкка килгән. Россиядә бу хәл йөз елга соңрак — 1828 елда булган.

2. СССРда "авторлык хокукы" төшенчәсе бөтенләй булмаган. Коммунистик идеология нигезендә, конкрет кешеләрнең барлык казанышлары дәүләтнеке булган.

3. Хәзерге Россиядә авторлык хокукларының гамәлдә булу срогы түбәндәгечә: әгәр әсәр Бөек Ватан сугышыннан соң язылган булса - авторның үлеменнән соң 70 ел.

Әгәр дә китап 1941 һәм 1945 еллар арасындагы чорда басылып чыккан булса - 74 ел.

4. Инглиз телендә uncopyrightable дигән сүз бар, бу сүзне "авторлык хокукы булмаган" дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Бу инглиз теленең киң кулланылыштагы  иң озын сүзе, анда бер генә хәреф тә ике тапкыр кабатланмый.

5. Индонезиядә авторлык хокукы темасы белән бәйле мәзәк хәл килеп чыккан. Бер фотограф-анималист кыргый хайваннарны төшергәндә күпмедер вакытка камера белән штативын караучысыз калдыра.

Шул арада аларны бер маймыл эләктереп ала, ул техника белән кызыксынып кына калмыйча, аның ничек эшләвен дә төшенә. Маймыл берничә селфи ясый да  кача, ә фотоаппаратта уникаль кадрлар кала.

Соңрак фотограф бу фотосурәтләрне үзем төшердем дип лицензияләргә тырышса да, ахыр чиктә, маймыл ясаган селфи-фотолар җәмәгатьчелек байлыгы дип танылган.

Газетага онлайн язылу►https://podpiska.pochta.ru/press/П2370

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: