Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бөтендөнья психик сәламәтлек көне

Бөтендөнья психик сәламәтлек көне 10нчы октябрьдә билгеләп үтелә.

2022 елда бу бәйрәмнең оешуына 31 ел тулды. Россиядә исә әлеге көн 21нче тапкыр уза.

Бәйрәмнең максаты – халыкка психик сәламәтлек проблемалары, психиканы ныгыту, чирләрне булдырмау һәм дәвалау ысуллары турында мәгълүмат бирү.

Психик сәламәтлек – һәрбер иминлекнең нигезе. Тормыш дәвамында кеше стресслы хәлләргә юлыга, бу төрле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге Халыкара бәйрәм психик сәламәтлекне саклауга багышланган.

Ел саен бәйрәм яңа тема астында уза. Бу көнгә багышлап психик сәламәтлек темасына журналлар һәм брошюралар чыгарыла. Россиядә "Күңел сәламәтлеге өлкәсендә фидакарьлек өчен» конкурсы үткәрелә. Тормышта кризис этапларын җиңеп чыгу буенча семинарлар һәм тренинглар оештырыла.

Кызыклы фактлар

  • Психиканың бозылуы 15 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләрдә еш очрый.
  • Планетаның 450 миллион кешесендә психик авырулар бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев