Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүләк китаплар

Китаплар бүләк итәргә һәм башкаларны китап укырга өндәргә теләүчеләрнең үз бәйрәме бар. Бу – 14нче февраль көне.

Ул әле заманча бәйрәм булып санала. Халыкара китап бүләк итү көне бары тик 2012 елдан бирле дөньяның күп кенә илләрендә үткәрелеп килә. Әлеге үзенчәлекле көнне берничә дистә ил, шул ук исәптән Россия дә, билгеләп үтә.

Халыкара китап бүләк итү көнен үткәрә башлау – АКШта яшәүче ханым, күп бала анасы, мәктәп китапханәчесе, блогер, балалар китаплары сайтына нигез салучы Эмми Бродмур идеясы.

Бер көнне Эмминың бер улы аңа мондый сорау биргән: “Ни өчен кешеләрнең бер-берсенә һәм балаларга китаплар бүләк итү көне юк?!” Улының шушы соравы, аның әнисенең активлыгы яңа төр бәйрәм көнен билгеләп үтүгә башлангыч биргән дә инде.

Эмми Бродмур үз коллегаларын, таныш блогерларны, сайт партнерларын һәм гомумән интернетта утыручыларны 14нче февраль көнен Халыкара китап бүләк итү көне дип билгеләп үтәргә өндәгән. Ике ел үтүгә аңа бар ил энтузиастлары да кушылган. Безнең илдә әлеге акциядә гади китап сөючеләрдән кала барлык китапханәләр, мәрхәмәт фондлары, китап сату сайтлары, китап сату челтәрләре дә катнаша.

“Дарите книги с любовью” акциясе дә һәрчак актив уза һәм 2017 елдан башлап бу чараның илчесе – танылган, талантлы театр һәм кино артисты Максим Аверин. Ил буенча җыелган әдәбият китапханәләргә дә, сырхауханәләргә дә өлешләп бүленә...

Чаллы үзәк китапханәсе ун көн: 7 февральдән алып 17 февральгә кадәр VI “Дарите книги с любовью” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акциянең максаты – китаплары азайган китапханә фондларын яңа китаплар белән тулыландыру, илдәге яшь буынны сыйфатлы әдәбият белән тәэмин итү. Шушы көннәр эчендә һәм, билгеле, аннан соң да, китап сөючеләр үзләрендә булган, ләкин инде күптән укылып, үзләренә артык кирәге калмаган китапларны шәһәрнең үзәк китапханәсенә бүләк итеп китерә ала. Ел саен уздырылып килүче әлеге акциягә шәһәр китапханәләренең актив укучылары һәрвакыт катнашып килә. Бу чарага төрле оешмалар да үз өлешләрен кертә. Оешма хезмәткәрләре бу елларда үзләренә бик кирәге калмаган китапларны китапханәгә юллыйлар. Билгеле, китап укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән атналык та тиз узып китә, әмма китап байлыгы хакында беркем дә онытмый.

Китапларны ел әйләнә дә бүләк итергә мөмкин бит. Чаллы үзәк китапханәсе ишекләре мондый максат белән килүче һәркем өчен дә ачык! Билгеле, китапларны иң әүвәл балаларга бүләк итәләр һәм дә теге яисә бу сәбәп аркасында китап укырга мөмкинлеге булмаучыларга. Шуңа күрә бу чаралар балаларның игелеклерәк булып үсүенә дә йогынты ясый инде.

Информация технологиясе үсеше китап укуга карата мөнәсәбәтне үзгәртте үзгәртүен, олылар да, мәктәп укучылары да мәгълүматларны башкача, тиз генә карап алу чараларын куллана. Әмма ни дисәң дә, бу ысулны китап битләрен ачып, аның эчтәлегенә ашыкмыйча гына төшенеп уку белән чагыштырып булмый инде! Китаплар һәрчак бер дигән бүләк! Һәм аны зарыгып көтүче олылар да, балалар да җитәрлек! Китап сөючеләр арасында мәктәп балалары да җитәрлек булганга күрә, балалар һәм яшүсмерләр өчен нәшер ителгән төсле, кызыклы һәм энциклопедияләр кебек әһәмиятле китапларны да көтеп калабыз без! Һәрбер бүләк ителгән китап үз укучысына барып ирешә. Үзәк китапханәгә мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен китаплар алырга килүче, балаларына китап укуга мәхәббәт тәрбияләүче әти-әниләр өчен дә әлеге акция зур куанычка гына әвереләчәк! Без яхшы сыйфатта сакланган китапларны кабул итергә әзер!

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев