Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүген - Нобель премиясенә нигез салынган көн

29нчы июнь –1900 елда Нобель премиясенә нигез салынган көн

Швед галиме һәм уйлап табучысы Альфред Бернхард Нобельның васыять итәрлек мирасы күп була. Ачышлары да бихисап, иң билгелесе – динамит.

Мирасын ул банкка салырга, ә шуннан килгән табышны Нобель фондына васыять итә. Шул акчалардан фән, әдәбият һәм дөньяның тынычлыгы өчен файда китергән кешеләргә премия тапшырылырга тиеш була.

Шундый адымны ул үзенең «үлеме» турындагы статьядан соң  ясый. 1888 елда аны абыйсы белән бутап язып чыгалар. «Канлы миллионер», «Динамит короле», «Үлем белән сату итүче» дигән эпитетларны укыгач, Нобельнең үзеннән соң яхшы истәлек тә калдырасы килә.

Нобель премиясе ел саен тапшырыла. Фондның башлангыч капиталы – 31,6 миллион швед кронасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев