Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Барабан кагып кара!

11нче ноябрь — Халыкара барабанчы көне һәм барабан таяклары көне билгеләп үтелә!

11нче ноябрь — Халыкара барабанчы көне һәм барабан таяклары көне билгеләп үтелә! Бу датаны юкка гына сайламаганнар! 11.11 санына карагыз әле! Күрәсеңме, монда ике пар барабан таяклары бар бит! 

Барабанчы — ул күп төрле өслекләргә бәреп музыка чыгара белүче кеше. Аның уены безнең кәефне күтәрә, җанлы хис-кичерешләр уята. Ул чыннан да бәйрәмгә лаеклы кеше. Барабанчылар бик талантлы һәм үтә дә игьтибарлы булалар. Алар берьюлы аяк белән дә, кул белән дә төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

Галимнәр тикшергәннәр

Бер кызык факт турында сөйләп китмичә булмас: озак еллар барабанда уйнаучыларның баш миләрендә үзгәрешләр була икән. Чын! Музыка инструментларында уйнау нейропластик процессларга көчле йогынты ясавы күптән билгеле. Германия галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләренә күз салыйк. Бәрмә уен коралларында озак вакыт уйнаучыларның баш миендәге ярымшарлары арасында җепселләр калыная һәм бу ирекле хәрәкәт өчен җавап бирүче мотор кабыгының нәтиҗәлерәк оештырылуына китерә. 

Иң борынгы

Барабаннар җирдәге иң борынгы музыка коралларының берсе. Беренче барабаннар гади булган: кешеләр ритмны кул чабып яки ташлар белән бәреп чапканнар. Соңрак алар төрле формадагы һәм зурлыктагы барабаннар ясау өчен сөякләр, таяклар, агач, тире һәм башка материаллар куллана башлаганнар.

Супер күнегү

Нигә барабанчылар көнен бәйрәм итәргә? Барабанчылар бәйрәме күңел ачу һәм үзеңне, башкаларны сөендерү өчен сәбәп кенә түгел. Бу шулай ук безнең тормышны баерак һәм төслерәк итүчеләргә хөрмәт күрсәтү ысулы. Алар тыңлаучыларын рухландыра һәм сөендерә, энергия, эмоцияләр һәм кәеф бүләк итәләр. 

Бу бәйрәмне ничек билгеләп узарга? Барабаның булса, көне буе барабаннарга сук. Барабан уйнау бик яхшы күнегү дә әле. Ул башка күнегүләргә караганда күбрәк калорияне яндыра, бәхет дәрәҗәсен күтәрә, стресс гормоннарын киметә. Менә шул!

Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев