Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән котлыйм, укытучым!

Ел саен 5нче октябрьдә йөздән артык ил Бөтендөнья укытучылар көнен бәйрәм итә.

Бу көн – барлык укытучылар, профессорлар һәм остазлар өчен һөнәри. Укытучы хезмәтенең әһәмиятен һәм казанышларын, шулай ук ​​аларның җәмгыять үсешенә керткән бәяләп бетергесез зур өлешен билгеләп итүче көн бу.

Укытучылар көнен булдыруның тарихы 1966 елның 5нче октябрендә Парижда узган Укытучылар хезмәте буенча махсус хөкүмәтара конференциягә бәйле. Нәтиҗәдә, UNНЕСКО һәм Халыкара Хезмәт Оешмасы вәкилләре "Укытучылар статусына кагылышлы тәкъдимнәр" дигән документка кул куялар.

Бөтендөнья укытучылар көне беренче тапкыр 1994 елның 5нче октябрендә билгеләп үтелә, һәм шуннан бирле һәрвакыт 5нче октябрьдә үткәрелә башлый, кайбер илләрдә бу бәйрәм шушы датага якын башка көннәрдә билгеләп үтелә. 

Укытучылар турында шигырьләр

УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!
Йөрәгемне балаларга бирәм!" диеп,
Ант иттеңме, һөнәреңне сайлаганда?!
Дауламыйсың хезмәтеңә гадел бәя,
Күпләребез  үз хакларын уйлаганда.
Артык сабыр, артык батыр бу затларның
Горурлыгын акыл җитмәс аңларга да.
Аналарга булган кадәр бурычыбыз
Укытучы дигән изге җаннарга да!
©Сания ӘХМӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев