Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне
28нче апрель Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне дип игълан ителде.
Бу көннең максаты - ашыгыч ярдәм табиблары эшенең авырлыгын һәм гаять әһәмиятлелеген ассызыклау. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү.
Әлегә бу бәйрәм рәсми рәвештә расланмаган. Әмма һәр көн саен күпме кешеләрнең гомерен саклап калучыларның авыр һәм хәтта куркыныч хезмәтләренә тиешле бәя бирү булып тора.
Ни өчен 28нче апрель? Чөнки нәкъ менә шул көнне 1898 елда беренче тапкыр ашыгыч ярдәм кареталары Мәскәү полиция участокларына беркетелә.
Бәйрәмнең исеменнән аңлашылганча, аны барлык ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре билгеләп үтә:
табиблар,
фельдшерлар,
диспетчерлар,
ашыгыч ярдәм кареталарын йөртүчеләр һ. б.
Ә алар белән бергә аларның туганнары һәм якыннары да бәйрәм итә, чөнки алар да бу һөнәрнең җиңел булмавын, әмма шуның белән бергә бу аның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кыйммәтле булуын аңлыйлар.
Тарих
Борынгы заманнардан бирле ашыгыч ярдәмгә килергә әзер кешеләр булган. Мәсәлән, XV йөздә монастырьлар һәм Аллаһ йортлары мондый ярдәмне күрсәткән, анда кешеләрне авырулардан дәвалаганнар, өметсезләрне караганнар, тормышларын җиңеләйтергә омтылганнар. Аларны кирәкле дарулар, кием-салым һәм азык-төлек белән тәэмин иткәннәр.
Беренче ашыгыч ярдәм хезмәте 1898 елның 28нче апрелендә оеша. Мәскәүнең Обер-полицмейстеры боерыкка кул куя һәм аның нигезендә ике полиция участогына ашыгыч ярдәм машинасы беркетелә, табиблар өчен аерым бина бүлеп бирелә. Алар тәүлек буе эшли торган була.
Башта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре юл һәлакәтләре булган урыннарга гына бара. Өйгә бару тыелган була. Димәк, бөтен кеше дә бу ярдәмгә өмет итә алмый.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, мондый бригадаларга ихтыяҗ арта, шуңа күрә һөнәри бригадаларны күбрәк оештыра башлыйлар.
Ашыгыч медицина ярдәме өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә башлагач, 1923 елда Мәскәүдә Склифосовский исемендәге танылган ашыгыч ярдәм институты ачыла.
Беренче ашыгыч ярдәм станциясе 1899 елда Ленинградта ачыла. Ә XX гасыр башында аларның саны акрынлап арта бара.
Авырулар янына табиблар беренче тапкыр 1926 елда чыга башлый.
Һөнәр турында
Ашыгыч ярдәм табибы теләсә нинди хәлгә әзер, киң профессиональ белемгә ия, тиз арада карарлар кабул итә белүче һәм яхшы интуциягә ия кеше булырга тиеш.
Пациентның гомере һәм сәламәтлеге ашыгыч ярдәм табибының төгәл диагноз куюына һәм манипуляцияләренең дөреслегенә бәйле.
Кызыклы фактлар
Шунысы кызык, табиблар авыруларның өйләренә килә башлаган чорда алар коляскалы мотоциклларда йөри торган була, чөнки машиналар бик аз була. Без күреп гадәтләнгән машиналар соңрак барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев