Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

8нче март­та...

23 фев­раль ис­ке стиль бу­ен­ча  8 март­ка ту­ры ки­лә. Тагын кызык фактлар укыгыз.

Бер­ләш­кән Мил­ләт­ләр Оеш­ма­сы 1977 ел­да бу көн­не рәс­ми рә­веш­тә Ха­лы­ка­ра ха­тын-кыз­лар кө­не дип игъ­лан итә.

 

1910 ел­ның 8нче мар­тын­да фран­цуз очу­чы­сы Элиз де Ла­рош дөнь­я­да­гы бе­рен­че ха­тын-кыз очу­чы исе­ме­нә ия бу­ла.

 

Ма­да­гас­кар­да 8нче март­та ба­ры тик ха­тын-кыз­лар гы­на ял итә.

 

Ха­тын-кыз­лар­ның 44 про­цен­ты бу көн­не бү­ләк­кә чә­чәк бәй­ләм­нә­ре  кө­тә. СССР­да 8нче март­ның төп сим­во­лы ми­мо­за бу­ла. Чын­лык­та без ми­мо­за дип са­на­ган чә­чәк ул кө­меш сәр­би (ака­ци­я).

 

Япо­ни­я­дә кыз­лар­га ту­ла­ем март­ны «бү­ләк ит­кән­нәр». Кур­чак­лар бәй­рә­ме, Кыз­лар бәй­рә­ме, Шәф­та­лу (пер­сик) чә­чәк ату бәй­рә­ме – күп икән алар! Ә 8нче март­ка би­ре­дә ае­рым игъ­ти­бар юк – япон­нар үз го­реф-га­дәт­лә­рен нык сак­лый­лар. Ә бәй­рәм көн­нә­рен­дә бүл­мә­ләр­не ман­да­рин һәм чия чә­чәк­лә­ре бе­лән би­зи­ләр, кур­чак күр­гәз­мә­лә­ре үтә, кыз­лар ки­мо­но кия, алар­га тәм-том һәм бү­ләк­ләр би­рә­ләр.

 

 Һиндс­тан­да 8нче март­та бө­тен­ләй баш­ка бәй­рәм. Ул Хо­ли, ягъ­ни Буя­у­лар бәй­рә­ме дип ата­ла. Бу көн­не бө­тен җир­дә учак­лар ка­бы­за­лар, җыр­лый­лар, би­и­ләр, бер-бер­лә­рен төс­ле су­лар бе­лән ко­ен­ды­ра­лар. Ә «ха­тын-кыз­лар кө­не» би­ре­дә ок­тябрь­дә бил­ге­ләп үте­лә һәм ул ун көн дә­вам итә!

 

8нче март бәй­рә­ме Рос­сия, Ар­ме­ния, Азер­байд­җан, Бе­ла­русь, Вь­ет­нам, Гви­нея-Би­сау, Гру­зия, Ка­захс­тан, Кыр­гызс­тан, Ку­ба, Ма­да­гас­кар, Мол­до­ва, Мон­го­лия, Не­пал, Тад­жи­кис­тан, Төрк­мәнс­тан, Уган­да, Үз­бәкс­тан, Ук­ра­и­на һәм та­гын кай­бер ил­ләр­дә бил­ге­ләп үте­лә.

23 фев­раль ис­ке стиль бу­ен­ча  8 март­ка ту­ры ки­лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март әниләр бәйрәме 23 февраль