Көмеш кыңгырау

7 февраль – Бөтендөнья балет көне

Балет – сәнгать төре буларак якынча биш йөз ел элек – Франциядә һәм Италиядә ренессанс чорында барлыкка килгән. Ул хореография сәнгатенең бер төре булып санала. Итальян теленнән «биим» дигәнне аңлата. Сәхнәдә балетның матурлыгы сокландыра – гаҗәеп нәфислек һәм уникальлек, бик җиңел һәм газапсыз күренгән хәрәкәтләр, тырышлык, элегантлык... Болар барысы да тамашачы күзлегеннән. Ә чынлыкта...

Балет биючеләр тормышыннан кызыклы фактлар

Балет биючеләрнең җиңелчә хәрәкәт итүләрен күзәткәннән соң, алар биегән вакытта бөтенләй көч түкми дигән тәэсир туарга мөмкин. Әмма һәр хәрәкәт бик зур көч һәм куәт таләп итә. Балет башкарганда биючеләр якынча 11 км йөгергән яки рәттән берничә футбол матчын уйнаган кадәр энергия сарыф итә.

Биючеләрнең гәүдәләре катлаулы техниканы башкару өчен гадәттән тыш көчле һәм сыгылмалы булырга тиеш, шуңа күрә аларга көн саен күнегүләр һәм репетицияләр ясарга кирәк.

Җитди биючеләрнең күбесе 10 яшькә кадәр шөгыльләнә башлый, әмма 20 яшьтән соң гына зур сәхнәгә чыга. Чөнки укуга бик күп вакыт кирәк!

Биючеләр зур физик көчкә ия булырга тиеш, аларга еш кына үз партнерларын күтәрергә туры килә. Гомумән алганда, алар бер чыгыш вакытында якынча 1-1.5 т күләмендә авырлык күтәрәләр. Бу уртача бер автомобиль авырлыгына туры килә!

Бер балет тамашасы якынча 5000 сәгать практика узгач кына сәхнәдә күрсәтелә. Чыгышның һәр минутына артистлар репетиция вакытында ким дигәндә 4 сәгать вакыт сарыф итә!

Балет биючеләр, барлык артистлар кебек үк, бик хорафатлы (суеверный). Алар тамашачыларның сызгыруы зур уңышсызлыкка китерә, дип ышаналар. Иң начар саналган әйбер ул – бер-береңә уңышлар теләү. Биючеләр үзара «аягыңны сындыр» дигән сүзләр белән уңышлар тели икән.

Әгәр сез яраткан башкаручыгызга чәчәкләр бүләк итәргә телисез икән, бу эшне тамашадан соң эшләгез. Артистка сәхнәгә чыкканчы чәчәкләр бүләк итү – начар гадәт санала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: