Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

29 июль – Халыкара юлбарыс көне

2010 елда Санкт-Петербург шәһәрендә юлбарысларга (тигрларга) багышланган саммитта катнашучылар нигез сала бу көнгә.

Бу көнне тигрларга багышланган күргәзмәләр, хәйрия концертлары, зоопаркка экскурсияләр оештырыла, телетапшырулар чыга. Кыргый мәчеләр өчен зоопаркларда оригиналь сыйлар әзерләнә.

Соңгы 100 елда дөньяда кыргый мәчеләрнең саны 25 тапкырга кимегән. Аларның саны артуы белән Россия генә мактана ала: популяциянең 95 проценты биредә яши (400-500 тигр).

Кеше үтмәс, юлбарыс — үтәр

Юлбарысларның таралу ареалы Һинд субконтинентының зур территориясен биләп тора. Төньяк чиге Үзәк Азиядән һәм Русия җирләрендә Приморье крае һәм Хабаровск өлкәсеннән уза. XX гасыр башына кадәр Казакстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстанда яшәгәннәр, Амудәрья һәм Сырдәрья ярларындагы кеше йөрмәслек куе камышлыкларда очраганнар. Һинд ярымутравында алар күбесенчә тропикларда очрый; Ерак Көнчыгышта тайгада, кедрлыкларда, таулар, елгалар үзәннәренең куе урманнарында очрый.

Юлбарыс — бик оста аучы

Ул тиз йөгерә, табышын бик озак сагалап тора ала. Күбрәк вакыт яшеренеп торган җиреннән һөҗүм итә. Ауга һәрвакыт ялгызы йөри. Корбаннары аның куәтле казык тешләреннән бик сирәк очракта гына котылып кала. Азыгы — тояклылар (боланнар, пошилар һәм бозаулар). Әмма төп ризыгы — кыргый дуңгыз; алар юк урыннарда юлбарыслар очрамый. Дуңгызларның ата затларыннан куркып, аларга тими. Аңа туйганчы ашау өчен 30–50 кг ит кирәк. Русиядә кеше ашавы вакыйгалары бик аз, әмма Һиндстанда ул күренеш гадәти. Кешеләрне карт, көчсез хайваннар гына ашый. Авы уңышсыз булганда, бака, тычкан да тота. Бернинди ризык тапмаса, бик озак ашамыйча да төра ала.

Юлбарыслар — төнге хайваннар. Әмма бала үстерүче ана затлар көндез дә актив була ала. Ул балаларны икееллыкка кадәр тәрбияли. Юлбарысның табигый конкуренты — көрән аю.

Юлбарыс балалары сукыр туа

Ана юлбарыс үз оясын давыл аударган агач асларында, тау куышларында ясый. Шунда аның ике-өч сукыр баласы дөньяга килә. Алар бик тиз үсәләр һәм бер айдан инде ит ашый башлыйлар. Юлбарыс балалары рәхәтләнеп агачларга үрмәләп менәләр, ләкин бераздан аларның мондый сәләтләре бетә. Ана юлбарыс балаларын аучылык һөнәренә өйрәтә. Ике-өч ел буе үзе белән ияртеп йөри

Кызыклы фактлар

  • Кытайда Амур тигрын үтергән өчен үлем җәзасы каралган. 2013 елдан кыргый мәчеләрнең сирәк төрләренә зыян салган өчен безнең илдә дә җинаять җаваплылыгы кертелгән.
  • Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә «Ерак Көнчыгышта юлбарыс көне» үткәрелә.
  • Ерткыч җәнлекләрнең гибрид төрләре дә бар. Анасы — юлбарыс, атасы арыслан булса лигр, анасы — арыслан, атасы юлбарыс булса — тайгон дип атала.
  • Юлбарыс сурәте сәнгатьтә, фольклорда зур роль уйный, геральдикада еш кулланыла. Ул — көч, талант һәм энергия символы.
  • Татарстанның гербында канатлы барс сурәтләнгән. Барс гербта канатлы итеп сурәтләнгән. Халык аңа ниндидер өстен, сихри көч биргән. Барс — уңыш һәм үрчем символы. Ул халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы. Гербка игътибар белән карасагыз, барсның сул ягында түгәрәк калкан сурәтләнгәнен күрерсез. Бу — илебезнең һәм халкыбызның явыз көчләрдән сакланганлыгын, иминлеген һәм ныклыгын аңлата.

Иң сирәкләре...

Дөньядагы иң сирәк юлбарысларның берсе — Мальта юлбарысы. Аны икенче төрле зәңгәр юлбарыс дип тә йөртәләр. Бу кыргый мәчене күрүчеләр аның зәңгәрсу буй-буй тиреле булуы турында әйтә. Ул Кытай белән Көньяк Кореяда күренгәли.
Ак юлбарыслар табигатьтә сирәк очрый, ләкин аларны хәзер зоопаркларда үрчетә башладылар. Дөньядагы иң матур юлбарыслар санала алар. Ак төсле тиресе буенча гына түгел, ә зәңгәр күзләре һәм ал борыннары буенча да таныйлар аларны. Ак юлбарыслар аерым төрне тәшкил итми, үз төрдәшләре — бенгал юлбарысларыннан алар бары тик төсләре белән генә аерыла.

Амур юлбарыслары — Кызыл китапта!

  • Амур юлбарыслары сан ягыннан дөньяда иң аз калган төр.
  • Амур юлбарысының койрыгы төрдәшләре арасында иң озыны — 110-115 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин.
  • Амур юлбарысын еш кына Себер яки Уссурия юлбарысы дип тә атыйлар.
  • Бер сикерүдә 7 метрга чаклы сикерергә сәләтле иң көчле ерткыч җанвар ул. Көненә ул егерме килограмм чамасы ит ашый, җае чыкса өч-дүрт тапкыр күбрәк ашарга да мөмкин. Ач тигр аюларга һөҗүм итүдән дә курыкмый.
  • Амур юлбарыслары яшеренгән җирдән һөҗүм итә. Гадәттә, ун һөҗүмнең берсе генә уңышлы чыга. Шунлыктан гомерләренең зур өлешен алар ауда үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев