Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

26нчы ноябрьдә итекчеләр көне билгеләп үтелә

Итекче хезмәте һәрвакыт кул хезмәте, катлаулы һәм нечкә эш булуы белән аерылып тора

Тарихы

Аяк киеменең беренче «бабалары» палеолит чорында ук барлыкка килгән, ул вакытта кешеләр хайван тиресенең эченә салам салып аякларына кия башлаганнар.

Вакытлар узу белән аяк киеменең төсе һәм сыйфаты үзгәрә, ул чыдамлырак була һәм аны төзәтү мөмкин була башлый. Шул чакта аяк киеме осталарына ихтыяҗ туа, алар аяк киеме ясыйлар, шулай ук аны ремонтлыйлар да.

Итекче хезмәте һәрвакыт кул хезмәте, катлаулы һәм нечкә эш булуы белән аерылып тора. Бу эштә ашыгырга ярамый. Аяк киемен тегү һәм ремонтлау өчен бик күп инструментлар кулланыла.

Борынгы заманда тимер энәләр урынына җеп очларына уралган дуңгыз төкләре эшкә җигелә. Җыелма урындык белән күн алъяпкыч итекченең аерылгысыз атрибутлары була. Итекчеләр авыллар буйлап йөри һәм заказ бирүченең өендә аяк киеме тегә.

XVIII гасырдан башлап бу һөнәр сәнәгатькә әверелә. Аяк киеменең бәясе арзанрак һәм төрләре күбрәк була башлый. Фабрикалар һәм цехлар ачылу белән, производство күбесенчә автоматлаштырыла, әмма ремонт буенча осталарның хезмәте һаман да бетми. 

Вакытлар узу белән әлеге кирәкле осталарның авыр хезмәтләрен, чыдамлылыкларын, эшкә нинди җаваплылык белән якын килүләрен билгеләп үтәргә карар кылына. Шулай итеп, һөнәри бәйрәмнәр календаренда халыкара итекчеләр көне барлыкка килә.

Кыскача һөнәр турында

Аяк киеме төзәтү остасының һөнәре махсус әзерлек, белем һәм тәҗрибә таләп итә. Ул чыдамлык, сабырлык, игътибарлылык, башкаручанлык кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Бу эшкә өйрәнү кыен түгел, әмма бөтен итекче дә чын профессионал була алмый. Кирәкле белем алырга мөмкинлек бирә торган бик күп училищелар бар. Уку процессында студентлар теорияне дә, практиканы да үзләштерәләр. Мондый белем бирү учреждениеләрендә һөнәри күнекмәләрне ныгыту өчен үз остаханәләре бар. Укуны тәмамлагач, укучылар аяк киеме компанияләрендә һәм остаханәләрдә стажировка үтәләр.

Аяк киеме тарихыннан кызыклы фактлар

  • Аяк киеме турында беренче язма телгә алулар борынгы Мисырга карый. Ул вакытта аяк киемен папирустан ясаганнар. Ләкин аны кию өстенлеге фиргавеннәрдә генә булган.
  • Антик заманда ирекле кешеләргә генә аяк киеме киеп йөрергә рөхсәт ителгән. Колларның аяк киеме кияргә хакы булмаган.
  • Борынгы Грециядә аяк киемен уң һәм сул аякка аерым тегә башлыйлар. Ә аңа кадәр уңын да, сулын да бертөрле итеп тегә торган булалар. Бу стандарт XIX гасырда тулысынча ныклап урнаша.
  • Очлы озын башлы аяк киеменә моданы Инглиз короле Генрих Анжуйский кертә. Аяклары белән проблемалар булганга күрә ул гадәти аяк киеме кия алмаган, шуңа күрә итекче аңа озын башлы аяк киеме теккән. Бу идеяне шундук сарай кешеләре күтәреп алганнар, ә соңыннан ул башка илләргә дә таралган. Туфли очларын, йөргәндә комачауламасыннар өчен, тезгә беләзек белән эләктереп куя торган булалар. Соңыннан озынлыгы буенча чикләүләр кертелә. Бары тик патшаларга гына теләсә нинди озынлыкта аяк киеме кияргә рөхсәт ителгән. Мондый мода ике гасырга якын яшәп килә.
  • Биек үкчәләр Яңарыш чорында барлыкка килгән. Озак вакытлар алар бары тик ир-ат аяк киеме атрибуты гына булган.
  • XVIII гасырда ир-ат ботинкаларында пряжкалар, бантлар, шнуровкалар куллана башлаганнар. Гасыр ахырында шул чорның атаклы итекчесе билгеле бер зурлыкта аяк киеме тегүне уйлап тапкан.
  • Русьта шул ук гасырда иң көчле салкыннарда да өшетми торган киез итекләр уйлап табылган.
  • Шпилькалы туфли өчен 1898 елда туган атаклы мастер Сальватор Феррагамога рәхмәт әйтергә була. Беренче аяк киемен ул 9 яшендә сеңлесе өчен ясый. Шул вакыттан бирле аяк киеме кию эшенә ул бөтен гомерен багышлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев