Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

20 май — Бөтендөнья бал кортлары көне

Алар — дөньядагы иң эш сөючән җан ияләре.

Бал кортлары эшчәнлеге кеше сәламәтлеге өчен генә түгел, ә экология өчен дә бик мөһим. Немец галиме Альберт Эйнштейн инде күптән аларның иң кирәкле бөҗәк икәнен әйтеп калдырган. Бал кортларының миллион еллар буе үсемлек-агачларны серкәләндерүе табигатьнең төрлеләнүенә, планетада флораның үсешенә зур этәргеч биргән.

Алар — дөньядагы иң эш сөючән җан ияләре. Соңгы 50 миллион ел эчендә беркем һәм бернәрсә дә алар башкарган гамәлләрне кабатлый алмый. Күз алдыңа китер, бер кашык бал алу өчен көн дәвамында ике йөзләп бал корты эшли!

Безгә бал ашата, ә үзе нәрсә ашый?

Бал кортлары серкә һәм нектар белән туклана. Серкә алар өчен файдалы матдәләр (аерым алганда аксым) чыганагы булып хезмәт итә, ә нектар энергия белән тулыландыра.

Алар сәгатенә 60 км тизлек белән хәрәкәт итә, шул ук вакытта секундына 400 тапкыр канатларын җилпи. Әгәр бөҗәк ниндидер йөк белән оча икән, аның максималь тизлеге 20 км сәгатьтән артмый.

Бал корты күтәрә алган иң зур авырлык — 75 мг кадәр җитә. Эшчән булудан тыш, ис сизү буенча да иң алдынгылардан. Кешегә караганда исне мең тапкыр яхшырак тоя, чәчәкләр исен километр ераклыктан ук сизә башлый.

Шаккаткыч саннар:

  • 1 кг бал алу өчен бал корты 10 миллионнан артык чәчәкне «эшкәртә».
  • 10000-50000 мең бал корты бер гаилә булып бер ояда яши.
  • Бер ел эчендә бер умарта бал корты якынча 50 килограмм чәчәк серкәсе җыя.
  • Умарта гаиләсе елына уртача 30 килограмм бал ашый.
  • Бал корты бер көн эчендә 7 меңгә якын чәчәккә куна ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев