Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

20 июль – Халыкара шахмат көне

Шахмат уены – 64 аклы-каралы шакмактан торган тактада барган, игътибарлылык, уйлау сәләтен таләп итүче спорт төре дә, уен да ул!

Бу көнне халыкара дәрәҗәдә шахмат ярышлары, Шахмат клубларында шахмат турнирлары, мастер-класслар үткәрелә. Иң яхшы уенчылар бүләкләр һәм призлар алалар.

Шахмат уены тарихы

Шахмат уены барлыкка килгәнче, Һиндстанда чатуранга дигән уен була. Кеше һәм фил сыннары ярдәмендә хәрби хәрәкәтләрне күрсәтергә мөмкинлек бирә ул. Тора-бара төрле кагыйдәләргә буйсынган акыл уенына әйләнә.

Урта гасырларда бу уен белән гарәпләр кызыксына. Аннары Испания аша бөтен Европага тарала.

Иң беренче дөньякүләм шахмат уены 1886 елда Америкада уза. Беренче чемпион исемен Вильгельм Стейниц ала.

 

Ниләр бүләк итәргә?

Гадәти булмаган стильдә эшләнгән декоратив шахматлар шахматчы дустыгызга ошар дип уйлыйбыз. Ә тәмлетамаклар шоколадтан ясалган  шахмат фигураларына шатланырлар. Шахмат тактасы рәвешендә эшләнгән торт та күңелләренә хуш килер аларның.

Бүләккә дип сырлап ясалган уен өстәле шулай ук эксклюзив бүләк саналачак. Ә инде шахмат уены серләре яки танылган гроссмейстерлар турындагы китап яшь уенчыларга иң шәп бүләк булачак.

 

Кызыклы фактлар

1970 елның 9нчы июнендә кешелек тарихында Космос – Җир партиясе уйнала. Ул Союз-9 космик корабле экипаже белән Космонатлар әзерләү үзәге вәкилләре арасында була. Уен ничья га тәмамлана.

Компьютерда шахмат уйнау буенча беренче программа 1951 елда Алан Тьюринг тарафыннан ясала.

Гарри Каспаров дөньядагы бөек шахматистлар рәтендә тора. Ул Халыкара шахмат олимпиадада сигез тапкыр җиңү яулый.

Голландия перфоманисты Ипе Рубинг тәкъдиме белән шахбокс дигән гибрид спорт төре кертелә. Анда шахмат белән бокс раундлары чиратлап алып барыла. 2003 елдан шахбокс буенча рәсми рәвештә чемпионатлар үткәрелә. (Перфоманс – сәнгатьнең кешене шаккатыруга юнәлтелгән стандарт булмаган, хәрәкәтчән, синтезлы төре).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев