Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

2 май — Халыкара Гарри Поттер көне

Бөтен дөнья буенча аны миллионлаган кеше бәйрәм итә. Бу — Гарри Поттер көне.

Рәсми календарьда мондый бәйрәм булмаса да, бөтен дөнья буенча аны миллионлаган кеше бәйрәм итә. Бу — Гарри Поттер көне. Аны белмәгән, ишетмәгән, укымаган һәм карамаган кеше бармы икән?

Гарри Поттер — әдәби персонаж, инглиз язучысы Джоан Роулинг романнарының төп герое. Гарри Поттерга багышланган җиде китап басылып чыккан. Алар барысы да бестселлер булып санала һәм күп телләргә тәрҗемә ителә. Романның татарча варианты да бар, әмма ул китап буларак басылып чыкмаган.

Беренче китап 1997 елның 26нчы июнендә тәкъдим ителә, соңгысы исә 2007 елда 64 телдә 325 миллион тираж белән чыга. 

  1. Гарри Поттер и Философский камень
  2. Гарри Поттер и Тайная комната
  3. Гарри Поттер и узник Азкабана
  4. Гарри Поттер и Кубок Огня
  5. Гарри Поттер и Орден Феникса
  6. Гарри Поттер и Принц-полукровка
  7. Гарри Поттер и Дары Смерти

Гарри Поттер ничек «туган»? 

Гарри Поттер турында фильмнарны һәм китапларны хәзерге көндә дә бик яраталар. Балалар һәм хәтта өлкәннәр дә Гарри Поттерны кабат-кабат укый һәм карый.

Китап язу фикере аның авторы — Джоан Роулинга 1990 елда поездда барганда килә. Поезд туктап торган арада язучыга күзлекле зәңгәр күзле кечкенә малай очрый, һәм аның хыялында Гарри Поттер «туа». Тик кул астында каләм булмау сәбәпле, автор тиз генә язуга керешә алмый. Юлда барган вакытта, дүрт сәгатькә якын ул әсәрнең сюжетын барлап кайта һәм яза башлый. Шул ук кичне «Фәлсәфә ташы» китабына керешә.

Беренче китап озак язылу сәбәпле, язучының тормышында күп вакыйгалар була, һәм алар китап язу тарихына да тәэсир итә. Мәсәлән, Гарри Поттерның әти-әнисе үлеме Роулингның әти-әнисе үлеменә бәйле. Тормыштагы вакыйгалар белән үрелеп, шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар сериясе дөньяга туа да инде. 

Укырга ярамаган?! 

Статистика буенча, Бөекбританиядә – китаптагы тылсымлы галәмнең туган җирендә яшәүчеләрнең 92 проценты Гарри Поттер турында романнарның берсен булса да укыган. Гарри Поттер китапларын каникуллар башланмыйча сатарга рөхсәт итмәгәннәр, чөнки балалар китап уку белән мавыгып, дәресләргә йөрмәгән.

Бу вакыйга турында беренче тапкыр ишеткән кешеләрдә ни өчен нәкъ менә 2нче май көнне дигән сорау туарга мөмкин. Ә аның аңлатмасы бик гади. Сюжет буенча 2 майда Гарри Поттер һәм аның көндәше Волан-де-Морт арасында финал ярышы була. Һәм Гарри бу көнне кайчандыр үзенең әти-әнисен үтергән һәм барлык сихерчеләргә янаган явызны җиңә. Шулай итеп, яхшылык сихерчеләр дөньясына куркыныч тудырган явызлыкны юкка чыгара. 

Фильмда төшәргә теләмәгән 

Син белә идеңме, төп рольне уйнаган Дэниел Рэдклифф Гарри роле өчен кастинг үтәргә дә теләмәгән. Ул, гомумән, актер булырга хыялланмаган. Кастинг үткәрүче Джанет Хиршенсон, өч төп рольгә актерлар эзләгәндә, Дэниелның әтисе белән танышуы аркасында гына төп рольгә кастинг үтәргә күндерә ала. Һәм бу егетнең төп рольгә тулысынча туры килүе ачыклана. 

Хыяллар чынга аша 

Ә менә Эмма Уотсон үз ролен алу өчен сигез тапкыр кастингка килә. Ул — дөньяда иң танылган актрисаларның берсе. Гермиона Грейнджер роле аңа тулысынча туры килә. Ләкин, актерлык тәҗрибәсе булмау сәбәпле, әлеге персонажны уйнау мөмкинлеге өчен көрәшергә кирәк була. Актриса төшерү төркеменең мәктәптән-мәктәпкә йөреп, идеаль Гермионаны эзләгәннәрен еш искә ала икән. Меңләгән кыз арасыннан нәкъ менә Эмманы сайлап алулары юкка түгел. Чөнки анда Гермионага хас тәвәккәллек бар. 

Кызыклы фактлар 

  • Поттерның икенче исеме — Джеймс.
  • «Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре» китабы чыкканнан соң беренче тәүлектә 11 миллионлап данә сатылган. Гарри Поттер турында китаплар балаларда китап укуга теләк уяткан. 
  • Джоан Роулинг 11 төрле тылсым һәм магия мәктәбе бар дип белдерә. Тылсым мәктәпләре һәр илдә бар. Бар гына да түгел, хәтта алар бик күп. 
  • 14 яшьлек Плакса Миртлны уйнаучы актрисага фильм төшергән вакытта 40 яшь була!
  • Тылсым ярдәмендә генә үлгәннәрне терелтеп булмый. Шуңа күрә Гарри, ниләр генә эшләсә дә, әти-әнисе белән күрешә алмый.
  • Чжоу Чанг роленә 3 меңнән артык актриса кастингта катнашкан. 
  • Фильмнар төшергәндә күп күләмдә декорация, костюм, кирәк-яраклар кулланылган. Һәм аларның барысы да диярлек Лондондагы Гарри Поттер музеенда саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев