Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

1нче май – Яз һәм хезмәт бәйрәме

Бу бәйрәм бик күп илләрдә билгеләп үтелә.

Элегрәк аны Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көне дип атап йөрткәннәр.

Тарихы болайрак. 1886 елның 1нче маенда Американың Чикаго шәһәрендә эшчеләр 8 сәгатьлек эш көне таләп итеп баш күтәрә. Әлеге баш күтәрү полиция хезмәткәрләре белән канлы бәрелешкә китерә.

1889 елның июлендә әлеге вакыйганы искә алып, ел саен 1нче майда демонстрациягә чыгу идеясе туа.

Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көне беренче тапкыр 1890 елда Австро-Венгриядә, Бельгиядә, Германиядә, Даниядә, Испаниядә, Италиядә, АКШта, Норвегиядә, Франциядә, Швециядә һәм кайбер башка илләрдә билгеләп үтелә.

Озак вакытлар 1нче май бәйрәме революция, сыйныфара көрәшләр символы булып тора.

1992 елдан ул Яз һәм хезмәт бәйрәме дип атала башлый. Бу көнне төрле күңел ачу чаралары оештырыла, күп кеше аны гаилә белән табигатьтә каршы ала. 

Әлеге бәйрәм 140 илдә билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев