13нче август – Халыкара сулагайлар көне
Сулагайлар дөньяда ун процент тәшкил итә. Алар гомере буе җайсызлык сизәргә мәҗбүр.
Язу һәм аш-су бүлмәсе әсбаплары, ишек тоткасы һәм йозаклар... – барысы да «уңкуллылар» өчен бит.
Атаклы сулагайлар
Альберт Эйнштейн, Александр Македонский, Юлий Цезарь, Пабло Пикассо, Наполеон, Уинстон Черчиль, Амадей Моцарт, Аристотель, Марк Твен, Людвиг Ван Бетховен, Петр I, Чарли Чаплин, Сергей Рахманинов – бик күп алар!
Леонардо да Винчины иң атаклы сулагай дип санарга мөмкин. Ул кәгазь битенең уң ягыннан башлап язган. Аның алдан күрү сәләтен чагылдырган язмаларының серенә күптән түгел генә төшенделәр. Аларны көзге белән укып була икән.
«Сулагай» («Левша») хикәятен язучы Николай Лесков үзе дә сулагай булган.
Борынгы Русиядә сулагайларга шикләнеп караганнар. Аларга судта чыгыш ясарга да ярамаган. Мондыйлар «Иблис сыңары» дип саналган. Эскимослар әле дә сулагайларны сихерчеләр рәтенә кертә.
Бүгенге көндә дә баланы «дөресләргә» тырышкан әти-әни яки укытучыны күрергә мөмкин. Сулагай баланы уң кулга өйрәтү аның баш миендә дисбалланс тудыра, бу – интеллект ягыннан үсешкә тискәре йогынты ясарга мөмкин, ди белгечләр.
Сулагайлар – иҗади кешеләр
Кеше баш миенең һәр ярымшары билгеле бер функция башкара. Уң кулга өстенлек бирүченең сулъяк ярымшары – сөйләм сәләте, уңъяк ярымшары хис-тойгы өчен җавап бирә. Ә сулагайларда, киресенчә, уңъяк баш мие зуррак үсеш ала. Аларның сиземләү сәләте югары, шунлыктан иҗади кешеләр булып үсәләр. Сулагайлар көчле холыклы булу белән дә аерылып тора. Шунлыктан аларның күбесе музыка, рәсем сәнгате, әдәбият, ягъни, иҗади һөнәргә өстенлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев