Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

1нче июль - кояштан саклаучы күзлек уйлап табылган көн

Кем кыйммәтле зөбәрҗәт ташлардан ясалган күзлек кигән һәм кайсы илдә судьялар «кара күзлек» кияргә тиеш? Кояштан саклаучы күзлеккә Наполеонның нинди катнашы бар?

Кояштан саклаучы күзлек зиннәтле атрибут булып саналган вакытлар узды. Хәзерге вакытта «кара күзлек»не бөтен җирдә диярлек сатып алырга була, ә бәясе йөз сумнан башлана һәм уннарча мең сумга җитә. Кояштан саклаучы күзлек кайчан модага кергән һәм аны ни өчен уйлап тапканнар, шуны ачыкларга омтылырбыз.

Борынгы заманда күзләрне кояштан саклау өчен нинди күзлек кигәннәр?

Бу турыда мәгълүмат бик аз. Тарихчылар раслаганча, борынгы Мисырда ук фиргавеннәрнең күзләрен чүл кояшыннан саклау өчен махсус җайланмалар булган. Археологлар Тутанхамон каберлегендә гадәти булмаган әйбер тапканнар. Бу - борынгы Мисыр аксөякләре саклаучы күзлеккә охшаш әйбер кулланганнар дип уйларга җирлек бирә.

Рим империясе осталары да кояштан саклаучы күзлек ясый белгәннәр. Саклагыч линзалар кыйммәтле зөбәрҗәт ташлардан ясалган булган. Тик боларны ничек эщләүләре турында без бары тик фаразлый гына алабыз. Император Нерон да зөбәрҗәт күзлекләр кияргә яраткан, ди. Император бу лорнетны хәтерләткән күзлекне Колизей сәхнәсендә гладиаторларның көрәшләрен караганда кигән, имеш.

Рим һәм Мисырдан тыш, Борынгы Кытайда саклагыч өслекле күзлекне суд процессы вакытында судьяларга кидергәннәр. Закон хезмәткәрләре гаепләнүчеләр аларның хис-тойгыларын аңлый алмасын өчен күзләрен шулай яшерә торган булган.

Ненец һәм эскимослар кебек төньяк халыклары ак кардан күзләре чагылмасын өчен күзлек кигәннәр. Ул күзлек хайван сөягеннән яки агачтан ясалган һәм озынча формада булган икән.

Ни өчен нәкъ менә беренче июль кояштан саклаучы күзлек уйлап табу көне дип санала – монысы билгеле түгел.

Заманча «кара күзлек»

Хәзерге заман «кара күзлекләре» 1752 елдан ясала башлаган дип исәпләргә була. Ул вакытта Англиядә оптика галиме Джеймс Эскью зәңгәр төстәге линза ясаган. Тик ул нибары ике экземплярын гына сата алган. Күрәсең, технологиясе эшләнеп бетмәгән булгандыр.

Наполеонны да күзләрне кояштан саклау мәсьәләсе борчыган. Ул француз армиясе өчен кояштан саклаучы күзлекләр ясарга кушкан. Солдатлар аларны кояшлы көннәрдә кияргә мәҗбүр булганнар. Шуннан соң, Европа оптиклары бу эшне үз кулларына алганнар һәм технологияләрне камилләштерү өстендә эшли башлаганнар.

Зәңгәр пыяла ясау өчен кобальт оксидын кулланганнар. Яхшыртылган линзалар XIX гасырда барлыкка килә. Шул ук вакытта табиб-офтальмолог Альберт Фогт ультрашәмәхә нурларның күзләргә тискәре йогынты ясавын исбатлый. Шуннан соң кояштан саклаучы күзлекләр популярлашып китә.

Авиация дә кояштан саклану предметларын үстерүгә зур өлеш кертә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында, очучылар күп вакытларын күк йөзендә үткәргәнгә, аларга күзләрен саклау таләп ителә. Кайбер чыганаклар күрсәткәнчә, алар гадәти күзлекнең линзасына акварель буяу сала торган булганнар.

Сугыштан соң технология җайга салына диярлек һәм сатуда кояштан саклаучы күзлекләр пәйда була.

Америка Foster Grant компаниясе кояштан саклаучы күзлекләрнең беренче бренды булып тора. 1929 елда АКШта күзлекләрне күпләп сату башлана. Бу күзлекләрне Голливуд йолдызлары яратып куллана, алар аны халык танымасын өчен кияләр. Моннан тыш, ул вакытта кино төшерү техникасының утлары да бик көчле була. Шул ук елны, танылган Polaroid бренды барлыкка килә.

 «Авиаторлар» ның атаклы моделе Ray-Ban 1937 елда барлыкка килгән һәм бүгенге көнгә кадәр популяр булып кала.

5-tv.ru материалларын кулланып Ләйлә Мирзаһитова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X