Көмеш кыңгырау

1 апрель – Халыкара кошлар көне

Галимнәр фикеренчә, беренче кошлар, моннан 180 миллион еллар чамасы элек, динозаврлардан килеп чыкканнар.

Кошлар көненең ничек барлыкка килү тарихы да бик кызыклы. Иң беренчеләрдән булып аны АКШта 1894 елда билгеләп үткәннәр. Тиздән бәйрәм барлык штатларда үткәрелә башлый, аннары Европага килеп җитә.

1906 елдан башлап дөньякүләм Халыкара кошлар көне үткәрелә башлый, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, 1927 елның 1 апреленнән безнең илдә дә кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

Әлеге көнне кешелек дөньясының табигать белән берләшүе дисәк тә, ялгыш булмас. Бәйрәм генә түгел, ә канатлы дусларыбызга ярдәм итү көне ул. Яз килүен хәбәр итүче күчмә кошлар – март азагы, апрель башында туган якларына әйләнеп кайталар. Бу көнне олылар да, балалар да кошларга мөмкин кадәр ярдәм итәләр: су кошларының яшәү урыннарын төзекләндерәләр, сыерчык оялары эләләр, аларга азык салалар.

Кошлар – санитарлар

Россиянең  иксез-чиксез киңлекләрендә  700ләп  төр  кош  яши. Кошларның  иң  күбе Көньяк Америкада яши, ә  кечкенә  генә  ил  саналган  Эквадорда  1700   төр  кош  бар.

Кошларның кеше өчен әhәмияте бик зур. Мәсәлән, корткыч-бөҗәк ашаучы барлык кошлар да файдалы. Шуның белән күп үсемлекләрне саклап калалар. Ә ерткыч кошлар санитарлар ролен башкарып, табигатькә зур ярдәм күрсәтәләр.

Орнитологлар (кошларны өйрәнүче галимнәр) кисәтүенчә, әгәр кош-кортлар юкка чыкса, экологик һәлакәтнең нәтиҗәләре кеше өчен көтелмәгән булырга мөмкин. Алар фикеренчә, әлеге күренеш биологик төрлелеккә әйтеп бетергесез зыян китерәчәк.

Кошларның якынча 10 мең төре арасыннан Кызыл китапка 1200 дән артыгы яки планетабызның һәр сигезенче төре кертелгән. Безнең якларда яшәүче кошлардан тукран, куликлар, аккош, ак челән, торналар да шушы исемлектә.  

Дөньядагы иң зур кош

Тәвә кошы – дөньядагы иң зур кош. Моннан тыш, ул кошларның иң чыдам һәм җитез төре булып санала. Аның озынлыгы 2,7 метрга кадәр җитә, авырлыгы 200 килоны тәшкил итә ала. Хәрәкәт иткәндә тизлеге 70 км/сәгатькә кадәр җитә. Тәвә кошын безнең якларда да асрарга мөмкин. Алар бездәге казлар, тавыклар кебек туклана, бер ел эчендә йөз килограммга җитә. Кош барлыгы 75 ел чамасы яши, ана кош елына алтмышлап йомырка сала.

Өч граммлы кошчык

Колибри – җирдәге иң кечкенә кош. Ул кошка түгел, күбрәк чикерткәгә охшаган. Беренче карашка, бу кошлар бик нәфис күренсә дә, алар бөтен хайваннар дөньясында иң чыдам кошлар булып тора. Һәм төрле климат шартларында: Аризона, Яңа Шотландия, Аргентина һәм хәтта Аляскада да очрый.

Иң кечкенә колибриның авырлыгы өч граммга да җитми. Ә иң зуры – 21 сантиметрга, авырлыгы – 20 граммга кадәр җитә. Алар канатларын бер секунд эчендә 50-80 тапкыр җилпергә сәләтле. Кечкенә генә кошчык өчен бу бик күп инде. Ә менә тизлекләре тагын да шаккаткыч – 80 км/сәгатькә җитә. Колибри күчеп йөрү (миграция) вакытында бер тәүлек эчендә мең километр араны үтәргә сәләтле. Тагын бер үзенчәлеге – ул һавада булганда гына туклана. Россиядә колибри юк, ләкин аларны зоопаркларда күрергә мөмкин.

Машина тизлегендәге «мыек»лы кош

Сапсан – планетаның иң зур тизлек яратучы кошы. Һавада ул хәтта 180 км/сәгатькә кадәр тизлектә оча. (Чагыштырып карар өчен: машинаның уртача тизлеге 90-120 км/сәгатькә тиң). Аларны, Антарктидадан кала, барлык континентларда да очратырга мөмкин. Кыяфәте буенча каргага охшаган бу кошларны караңгы-соры каурыйлары, үткен аксыл төстәге корсагы һәм кара «мыегы» аерып тора. Сапсанның зурлыгына һәм төсенә карап, якынча 17 төрен аерып карарга була.

Иң күп ашаучы кош

 Песнәк – бай тавыш репертуарына ия кош. Белгечләр песнәкләр чыгара торган авазларның 40 вариациясен аерып чыгара. Бер зат бер үк вакытта өч-биш төрле тавыш чыгара ала.

Песнәкләр – иң күп ашаучы кошларның берсе. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп агачны корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Ә җәйге айларда көненә 500-600 зарарлы бөҗәк ашый. Песнәкләрне күреп алу бик җиңел: алар агач куышларында, ояларда яши. Кышын, урманда азык беткәч, кеше яшәгән җиргә күченеп киләләр. Алар көнбагыш, кабак орлыгы, ит кисәген аеруча яраталар.

Алсу төстәге канатлы дус

 Фламинго – ал һәм алсу төстәге сазлык кошы. «Фламинго» сүзе испан телендәге «фламенго» сүзеннән килеп чыккан, ягъни «кызыл каурыйлы» дип атала. Бу сүз латин теленнән тәрҗемә иткәндә «ялкын» дигәнне аңлата. Әлеге кошлар, гадәттә, сай сулыкларда – Африка, Азия, Төньяк Америка, Үзәк Американың тозлы күлләрендә яшиләр. Аларның төсләре ашый торган ризыкларына бәйле. Фламинго – зәңгәр-яшел суүсемнәр, бөҗәкләр, диңгез креветкалары, кысласыманнар, моллюсклар белән туклана. Аларның ризыгында бета-каротинның табигый пигменты бар. Ул аякларын һәм кошларның каурыйларын алсу төскә кертә. Әгәр дә кошлар кыслалар, суүсемнәр белән тукланмаса, аларның төсе ак булачак. Томшыклары башка кошларга караганда зуррак, аска таба бөгелгән. Алар аңа азыкны су һәм ләмнән алырга ярдәм итә.

Шунысы кызык, фламинголар бер аякта баскан килеш йоклыйлар. Моның ни өчен шулай булуын төгәл генә ачыкламаганнар әле. Теорияләргә, фаразларга күз салсаң, алар шул рәвешле аякларын чиратлашып киптерә. 3-5 сәгать буе аягыңны суга тыгып кара әле, ул ниндигә әверелер иде икән? Менә әлеге су кошлары бу мәсьәләне шул рәвешле хәл итә дигән вариант бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: