Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Тукай шаккатыр иде» бәйгесе тәмам

Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез!

Быел Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Шагыйребез безнең заманга килеп чыкса, нәрсәгә гаҗәпләнер иде? Без шушы сорауга җавап табу максаты белән рәсемнәр һәм видеолар бәйгесе игълан иткән идек. Бәйгегә 60 эш кабул иттек. Катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сез бик тырышкансыз, күңел биреп эшләгәнсез. Ләкин кызганыч, аларның күбесе нигезләмәгә туры килми иде. 

Ә хәзер, әйдәгез, жюри әгъзалары билгеләп үткән җиңүчеләр белән танышыйк.

Видео юнәлеше буенча:

Казан шәһәре, 155нче гимназия, 2В сыйныфы.

Актаныш районы Киров авылы, Сабитовлар гаиләсе.

Рәсем юнәлеше буенча:

Шакирова Лиана, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 6нчы сыйныф.

Шәңгәрәева Мәрьям, 7 яшь. Актаныш районы Әгьбәс балалар бакчасы.

Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез! Алар җиңүче дипломына һәм бүләкләргә лаек булачак.

Барлык катнашучыларга катнашучы дипломы җибәреләчәк, электрон почтага «Диплом өчен» дип хат язуыгызны көтәбез.

Бәйгенең өченче «Тукайга хат» номинациясен без 25нче майга кадәр дәвам итәргә булдык. Катнашырга теләгегез булса, хатларыгызны komesh_k@list.ru почтасына юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Девочка рассказывает с акцентом, у вас тут куплено чтоли все?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Полностью поддерживаю предыдущий комментарий!!!! Очень не красиво рассказывают,с акцентом!!

      • аватар

        Комеш Кынгырау

        0

        0

        Бу сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесе түгел иде. Тукай безнең заманга килеп чыкса, нәрсәгә шаккатыр иде - шушы теманы ачкан эшләр җиңү яулады.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Победители молодцы ! Раскрыли тему ???

          • аватар Без имени

            0

            0

            Абсолютно не куплено ! Честные места! Или вы сами все покупаете !?