Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Мин әнигә булышам!» дигән фотобәйге игълан итәбез

Игътибар, конкурс!

Әниләр көненә багышлап «Мин әнигә булышам!» дигән фотобәйге үткәрәбез. Ул шушында безнең Вконтакте сәхифәсендә узачак. Исеменнән үк күренеп торганча, фотода баланың әнисенә булышкан моменты чагылырга тиеш. Әлеге бәйгедә 2-12 яшькәчә балалар катнаша ала. 

Фотоларны ВКда хат итеп кабул итәбез. Баланың исем фамилиясе, кайдан булуын язарга онытмагыз. Фотога бераз аңлатма язсагыз да шәп булыр. Бер катнашучы 3 кенә фото җибәрә ала. Фотолар быелгы булырга тиеш (коллажлар кабул ителми).

Әлеге бәйгенең төп шарты — безнең телеграм каналга язылу. Фото белән бергә телеграмда безнең дус булуыгызны исбатлаучы скриншот җибәрегез. 

Җиңүчеләрне ике категорядә билгелибез: «Нәниләр» (2-7 яшькә кадәрлеләр) һәм «Мәктәп укучылары». Һәр категориядә 3әр җиңүче булачак. Аларны дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре көтә. 

Менә шул! Ә фотоларны 5нче ноябрьдән — 25нче ноябрьгә кадәр кабул итәчәкбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев