Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» «Онытылган эшләр» видеобәйгесе игълан итә

Бәйгедә катнашу өчен бүгенге көндә онытыла барган берәр һөнәрне башкарып видео төшерергә кирәк.

Бәйгедә катнашу өчен бүгенге көндә онытыла барган берәр һөнәрне башкарып видео төшерергә кирәк. Мәсәлән, ул йон эрләү, май язу һ.б. Видеоларыгызны komesh_k@list.ru почтасына «Бәйгегә» дип җибәрегез.

Катнашучының бу һөнәр белән сөйләп таныштыруы, аны ничек эшләргә икәнен аңлатуы хуплана.

Бәйге 7-17 яшьлек укучылар өчен үткәрелә.

Үткәрү срогы — 10нчы сентябрьдән 10нчы декабрьгә кадәр.

Видеоларга таләпләр: озынлыгы 3 минуттан артмасын, сыйфаты яхшы, сөйләүченең тавышы аңлаешлы булуы шарт.

Бәйгедә һәр катнашучыга электрон сертификат, 1,2,3 урын алган җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр бирелә. 

Бәйгегә килгән видеолар "Көмеш кыңгырау"ның Вконтактедагы төркемендә урнаштырылып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

24

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев